Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Татшуган авылы Сабан туе бик күңелле узды (ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

Татшуган авылында милли бәйрәмебез Сабан туе күтәренке рухта, оешкан төстә узды.

Бәйрәм, гадәттәгечә, кыр батырларын, авыл хезмәтчәннәрен котлаудан башланып китте. “Азнакай” агрофирмасының алдынгы хезмәтчәне, “Кыр батыры “исеменә лаек булган Ринат Газыев тәкә белән бүләкләнде.

Ел дәвамында көтеп алган бәйрәмне тантаналы ачып, Татшуган авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Мияссәрова юбилейларын билгеләп үтүчеләргә, җирлек үсешенә лаеклы өлеш керткән авылдашларга, алдынгыларга бүләкләр тапшырды. Бөек Ватан сугышын кичкән ветеран Габдулла Шәйхрамовка да игътибар зурдан булды.

Авыл халкын һәм килгән кунакларны Азнакай муниципаль районы башлыгы исеменнән “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов тәбрикләде һәм адынгыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәм, гомумән, тәбрикләү-бүләкләргә бай булды. Агрофирма “Азнакай” бүлекчәсе вәкиле Әлфәт Йосыпов, крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Фәһим Шәйхулов, имам-хатыйб Равил хәзрәт Дәүләтов, ветераннар советы рәисе Әхсән Идиятуллин шулай ук авылдашларны бәйрәм белән тәбрикләп, бүләкләрен тапшырдылар.

Соңыннан милли уеннарда, төрле бәйгеләрдә кечесе дә, олысы да көч һәм осталыгын сынашты. Сабантуйның абсолют батыры булып Малик Шакиров танылды. Төп бүләк – тәкә – шушы авыл егете, көрәшче Рәзил Гыймаевка бирелде.

Яшьләр арасында оештырылган кул көрәшендә җиңүчегә исә бүләкне “Маяк” газетасы әзерләгән иде.

Мәйданны районыбызның моңлы сандугачы Язгөл һәм авыл үзешчәннәр чыгышлары бизәде. Әнә шулай, җир җимертеп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә белә безнең халкыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев