Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Сәпәй авылында үзара салым акчасына спорт һәм балалар мәйданчыклары төзеләчәк

2018 ел өчен Сәпәй авыл җирлегендә яшәүче халыктан 152 мең сум акча җыелган булган.

(18 ноябрь, Азнакай, “Маяк”) 2018 ел өчен Сәпәй авыл җирлегендә яшәүче халыктан 152 мең сум акча җыелган булган.
Үзара салым программасы гамәлгә кергәннән алып, бүгенге көнгәчә Азнакай районында 19 миллион 136 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Субсидия акчасын да исәпләгәндә, соңгы биш елда авыл җирлекләренә 95 миллион 374 мең сум акча бирелгән. 
Билгеле, халыктан кергән акчаның тиене дә читкә китми, ул җыелган җирдәге эшләргә тотыла. 
– Авыл җирлекләрендә узган җыелышларда халык үз фикерен белдерми калмый. Киләсе елда салым акчасының нәрсәгә юнәлдерәсе җирлектә башкарыласы мөһим эшләрдән чыгып билгеләнә. Күпчелектә бу – юлларны төзекләндерү, зиратларны коймалап алу, су линияләрен алыштыру, балалар мәйданчыклары төзү, урам утларын көйләү, – ди район Советының авыл җирлекләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наил Сабирҗанов. 
– Үзара салым акчасы быел 300 сум иде, киләсе елга да шул күләмдә калдырдык. 2018 ел өчен халыктан 152 мең сум акча җыелган иде, – ди Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева. – Авыл җирлегендә бүген 507 кеше гомер итә. Сәпәйлеләр дә, мачаклыбашлылар да үзара салым җыюны аңлап һәм уңай кабул итәләр. Хисап елында халыктан кергән һәм республикадан шуңа өстәп бирелгән субсидия акчалары зиратларны карауга, юлларны төзекләндерүгә, кышын аларны кардан чистартуга тотылды. Эш күзгә күренгәч, халык та канәгать. Киләсе елда бу эшләр дәвам иттереләчәк. Шуңа өстәп авылга балалар һәм спорт мәйданчыгы алырбыз дип торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев