Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ир-егетләрне Ватан сакчылары көне белән котлый
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби-интернационалистлар, локаль конфликтларда катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр, районыбыз ир-егетләре! Сезне ихлас күңелдән Ватан сакчылары көне белән тәбрик итәм.
Бу көчле рухлылык, традицияләргә тугрылык билгесе булып торучы һәм чын ир-егетләрнең батырлык, намус һәм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бәйрәм.
Ватанга һәм халыкка хезмәт итү үз илен ихлас сөюче гражданнарның һәрвакыт төп максаты булды һәм шулай булып калачак та. Үзенең меңьеллык тарихында илебез күпләгән аяусыз һәм кангойгыч сугышлар кичерде, ләкин аны һәрвакыт кыю, батыр сугышчылары яклап калды.
23 февральдә без Ватаныбыз иминлеген саклаучыларга хөрмәтебезне белдерәбез, дәһшәтле сугыш утын үтүчеләргә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Армия сафларын тулыландырырга әзерләнүче райондашларыбыз Ватан сакчыларының матур традицияләрен лаеклы дәвам итәр, илебезнең куркынычсызлыгы, туганнары һәм якыннарының тормышы өчен җаваплылык хисен югалтмас дип ышанам.
Бәйрәм белән котлап, сезнең барчагызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, куелган максатларыгызга ирешүегезне телим. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын.
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев