Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы аграр яшьләр лидеры “Кайтам” Бөтенроссия форумында катнашты

13-16 сентябрьдә Лаеш районында «Кайтам» Бөтенроссия форумы узды.

Бирегә 35 регионнан аграр юнәлештә белем алучы 150 студент, аларның 70е – Россиянең 35 төбәгеннән, җыелган иде. Бездән әлеге форумда район аграр яшьләре лидеры Гөлназ Исламова куратор буларак катнашты.

- Мин мондый очрашу-форумнарны калдырмаска тырышам. Һәр чарадан яңа тәҗрибә туплап, эшләргә энергия алып кайтам. Районның аграр яшьләре лидеры буларак, мин яшьләрнең бүгенгесенә дә, киләчәгенә дә битараф түгелмен. Бу юнәлештә җирлегебездә башкарылган эшләр бихисап. Авылларыбызда яшьләр лидерлары бар, ел дәвамында күптөрле чаралар уздырып торабыз. Форумда үзебезнең район тәҗрибәсен башкаларга да җиткерү мөмкинлеге тудырылган иде, - ди Гөлназ Исламова. - «Кайтам» проекты яшь аграрийларга тәҗрибә бирү, аларның ихтыяҗларын белү һәм аларга перспективалар турында сөйләү мөмкинлеге булдыру өчен оештырыла.

Форумны ачу түгәрәк өстәл форматында уздырылган иде. Очрашуда ТР Яшьләр эшләре  министры Тимур Сөләйманов һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев