Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район үзәк китапханәсендә Бөтендөнья сукырлар көнен билгеләп үттеләр

Бүген, ягъни 13 ноябрьдә, район үзәк китапханәсендә Бөтендөнья сукырлар көнен билгеләп үттеләр. - Мондый чараны бишенчен елын уздырабыз. Китапханәдә тефлоүзәк эшли, өч ел инде компьютер укулары оештырыла. Якты дөньяны үз күзләре белән күрә алмаучылар Интернет челтәре аша бер-берсе белән аралашырга, яңа дуслар, кызыксындырган сорауларына җавап табарга өйрәнәләр, - ди үзәкләштерелгән...

Бүген, ягъни 13 ноябрьдә, район үзәк китапханәсендә Бөтендөнья сукырлар көнен билгеләп үттеләр.

- Мондый чараны бишенчен елын уздырабыз. Китапханәдә тефлоүзәк эшли, өч ел инде компьютер укулары оештырыла. Якты дөньяны үз күзләре белән күрә алмаучылар Интернет челтәре аша бер-берсе белән аралашырга, яңа дуслар, кызыксындырган сорауларына җавап табарга өйрәнәләр, - ди үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Мортазина.

Чәй табыны артында районыбыз сәнгать осталары - Марат Мозаффаров, Гөлүзә Нургалиева, Камил Галимов, Азат Вәлиевның җырларын тыңлап, җаннарына шифа һәм ял алды бу көнне азнакайлылар. Күзләре начар күрсә дә, күңелләре тулы кояш аларның. Китапханәчеләр Фәүзия Исламова һәм Валентина Горшунова кичәне йөрәкләргә үтеп керерлек итеп алып бардылар. Өч яшьлек Нурислам да мондый тамашага эләккәненә сөенеп, өлкәннәр арасында бер башка үсеп киткәндәй булды.

- Үзем дә балачактан күз күреме буенча инвалид булгач, улымның проблемаларын яхшы аңлыйм. Без өметне өзмибез, табибларга еш күренәбез. Әле бәлкем операция дә ясарлар, - ди Гөлия Галиева.

Нурислам шәһәребезнең 14 нче балалар бакчасына йөри. Биредә начар күрүче балалар өчен махсус төркем бар. Шуңа күрә ул берни белән дә яшьтәшләреннән калышмый үсә.

Чарада социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәндүс Камалов һәм район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илсөяр Закиров катнашты. Алар залга җыелган кунакларга иң изге теләкләрен җиткереп, туган көннәрен, юбилейларын билгеләп үтүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Сүз уңаеннан: районда күз күреме буенча инвалид 186 кеше яши. Шуларның 22се - балалар.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай район үзәк китапханәсендә Бөтендөнья сукырлар көнен билгеләп үттеләр