Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район мәктәпләренең 7-10 сыйныф укучылары арасында “Киләчәкә билет” дип исемләнгән иншалар бәйгесе үтте

Республикада, шул исәптән районыбызда да эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга зур игътибар бирелә. Бу нәүбәттән хөкүмәт карарлары, программалары да кабул ителде. Аларны тормышка ашыру кысаларында шәһәр мәшгульлек үзәге максатчан эш алып бара. Быелның сентябрендә шул максаттан үткәрелгән чираттагы чарабыз - районның гомумбелем бирү мәктәпләренең 7-10 сыйныф укучылары арасында "Киләчәкә билет"...

Республикада, шул исәптән районыбызда да эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга зур игътибар бирелә. Бу нәүбәттән хөкүмәт карарлары, программалары да кабул ителде. Аларны тормышка ашыру кысаларында шәһәр мәшгульлек үзәге максатчан эш алып бара. Быелның сентябрендә шул максаттан үткәрелгән чираттагы чарабыз - районның гомумбелем бирү мәктәпләренең 7-10 сыйныф укучылары арасында "Киләчәкә билет" дип исемләнгән иншалар бәйгесе үтте.

Бәйгедә 34 өлкән сыйныф укучысы катнашты. Сәпәй, Уразай, Кәкре Елга, Чалпы, Тымытык, шәһәребезнең 1, 2, 5, 6, 8, 4нче, Актүбә бистәсенең 2, 3нче мәктәпләре бәйгедә активлык күрсәттеләр.

Иҗат ияләреннән торган мәртәбәле жюри һәр иншага үз бәясен бирде. Шулай итеп, . "Хезмәт кешесе" номинациясендә Кәкре Елга мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гөлфинур Хаҗиева, "Кадрлар әзерләү йорты" номинациясендә Азнакай 5нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гүзәл Зарипова, Уразайдан Илүзә Мортазина, "Минем киләчәк һөнәрем" номинациясендә Сәпәй мәктәбе укучылары Әдилә Абдуллина, Лилия Газизова, Уразайдан Миләүшә Мәрданшина, Флүзә Мостафина, "Минем киләчәк - үземнең кулда" номинациясендә шушы ук мәктәптән Алсу Хәбибуллина җиңү яуладылар.

Укучыларны җиңүләре белән котлап, алда тагын да зурырак иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай район мәктәпләренең 710 сыйныф укучылары арасында “Киләчәкә билет” дип исемләнгән иншалар бә...