Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин Яз һәм Хезмәт көне белән котлый

ЯЗ ҺӘМ ХЕЗМӘТ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!

Хөрмәтле райондашлар!

1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез. Бу бәйрәм төрле буын вәкилләренең күңеленә якын, шуңа күрә аны халык бәйрәме дип санарга була. Хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үзара ярдәмчел булу – районның һәр кешесенә хас сыйфатлар. Бүген дә якташларыбыз тырыш һәм намуслы хезмәтләре белән район һәм Татарстанның социаль вәзгыятенә зур өлеш кертә. Азнакай җире — данлыклы хезмәт традицияләрен, кече ватаннарының чәчәк атуына бөтен көчләрен бирүчеләрне хөрмәтләү ягы. Үз куллары белән районыбыз иминлеген тәэмин итүчеләрнең барысына да бик зур рәхмәт.

Кадерле дуслар! Яз бәйрәме, табигатьнең яшәрүе, кояшлы җылы көннәр һәрбарчагызга яңа көч һәм идеяләр алып килсен, сезне яңа биеклекләргә рухландырсын, хезмәтегез бары шатлык-куаныч һәм канәгатьләнү хисе генә китерсен. Барыгызга да тынычлык, иминлек һәм бәхет телим. Бәйрәм белән!

 

Марсель ШӘЙДУЛЛИН,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев