Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин Җиңү бәйрәме белән котлый!

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл фидакарьләре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле азнакайлылар һәм шәһәребез кунаклары! Сезнең барчагызны чын күңелдән  Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм!

Быел без Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтеп, тарихи истәлекле вакыйга – юбилей елына аяк басабыз. Еллар ничек кенә тиз узмасын, Җиңү көне елаткан да, җырлаткан да бәйрәм булып күңелләребездә мәңге яши һәм яшәячәк. Без бүген яу кырында һәлак булган, үз-үзләрен аямый көрәшеп шәһит киткән райондашларыбызның якты истәлеген олы хөрмәт белән хәтерләрдә яңартабыз, аларның рухлары алдында баш иябез. Фронттагыларның аяусыз батырлыгы, тылдагыларның тиңдәшсез фидакарьлеге тарих битләре аша буыннарданбуыннарга күчеп, кадерләп саклана. Сугыш чоры буыны алдында  без зур бурычлы. Илгә Җиңү яулаган ветераннарыбызның сафлары, кызганычка каршы, елдан-ел сирәгәя бара. Аларга назхөрмәтебезне мөмкин кадәр күбрәк бирергә тырышыйк, исән чакта кадерләрен белеп калыйк!  Ир-егетләр фронтта чакта тормышның бар авырлыгын үз җилкәләренә алып тылда тырыш хезмәт куйган апаларыбызга тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ятимлек ачысын, бу чор авырлыгын кичереп үскән сугыш чоры балаларына ихлас йөрәктән чыккан изге теләкләребезне ирештерәбез. Илгә Җиңү яулаган хөрмәтле ветераннарыбыз, тылда армый-талмый хезмәт куйган апаларыбыз, тормышның бар михнәтен татыган сугыш чоры балалары, барча азнакайлылар! Җиңү бәйрәме белән тәбрик итеп, сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, бары тик шатлык-куанычлар гына кичереп яшәвегезне телим! Күгебез аяз, ил-көннәребез имин, бәрәкәтле булсын! Бәйрәм белән!

Марсель ШӘЙДУЛЛИН,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев