Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район авыл имамнарының чираттагы җыелышы Әсәй авылында үтте

16 март көнне Әсәй авылында район имамнарының атналык җыелышы булып узды. Җыелышта Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов, Әсәй авылы җирле үзидарә башлыгы Люция Вәлеева һәм Әлмәт районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнаштылар. Нәҗәт Нәгыймов үз сүзендә мәчетләргә караган җир участокларын законлы рәвештә теркәү кирәклеге, Ирекле авылы мәчете проекты...

16 март көнне Әсәй авылында район имамнарының атналык җыелышы булып узды. Җыелышта Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов, Әсәй авылы җирле үзидарә башлыгы Люция Вәлеева һәм Әлмәт районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнаштылар.
Нәҗәт Нәгыймов үз сүзендә мәчетләргә караган җир участокларын законлы рәвештә теркәү кирәклеге, Ирекле авылы мәчете проекты хакында аңлатып китте.
Әсәй авылы имамы Рзфис хәзрәт Мөхәммәтов һәм ветеран укытучы Назира ханым Саргузина авылның һәм мәчетнең тарихы белән таныштырдылар, үткән көздә спонсорлар ярдәме белән 1994 елда салынган мәчеткә капиталь ремонт ясалуы турында мәгълүмат бирделәр.
Фәһим хәзрәт тормышны матур итеп яшәүнең мөһимлеге һәм гомернең ахыры да гүзәл булырга тиешлеге хакында үтемле вәгазен сөйләде, һәркем үзенең эчке дөньясын хисап кылырга тиешлеген аңлатып китте.
Мәҗелес ахырында Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин үткән атнага нәтиҗә ясап, эшләнгән эшләр турында хисап бирде: «12 мартта райондагы мәчетләр каршындагы барлык башлангыч мәдрәсә укытучылары аттестация үтте, барлыгы 50 мөгаллим катнашты. 13 март көнне Бөгелмә шәһәрендә «Зәйтүнә» мөнәҗәтләр фестивалендә катнашып призлы урыннар яуладык. Киләчәктә дә халыкка традицион Исламны аңлатуда һәм милли гореф-гадәтләребезне саклауда бергә-бергә эшләргә насыйп булсын», - дип сүзен төгәлләде ул.

Азнакай мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай район авыл имамнарының чираттагы җыелышы Әсәй авылында үтте