Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай радиосы "Яшьтәш"ле булды

«Азнакай» радиосы үз эшен куптән түгел - бу елның март аенда гына башлап җибәрде. Шуңа да карамастан, үз тыңлаучылары да, яңадан-яңа сәхифәләре дә бар аның. Радио районыбыз авылларында, шәһәрдә, шулай ук Азнакайның Ишкәев ял паркында һәм эре сәүдә үзәкләрендә дә яңгырый. Ә сентябрь өр-яңа сәхифә - «Яшьтәш» эшли башлады. Видеорепортажны...

«Азнакай» радиосы үз эшен куптән түгел - бу елның март аенда гына башлап җибәрде. Шуңа да карамастан, үз тыңлаучылары да, яңадан-яңа сәхифәләре дә бар аның.

Радио районыбыз авылларында, шәһәрдә, шулай ук Азнакайның Ишкәев ял паркында һәм эре сәүдә үзәкләрендә дә яңгырый. Ә сентябрь өр-яңа сәхифә - «Яшьтәш» эшли башлады.

Видеорепортажны http://vk.com/aznakayevoonline/ карагыз

- «Яшьтәш» - уникаль проект, ул район күләмендә яшьләр өчен оештырылган чараларны яктырту максатыннан эшләнгән, укучыларны шәхес буларак тәрбияләүдә зур роль уйный. Бәлки, әлеге укучылар үзләренең язмышларын журналист һөнәре белән бәйләрләр, - диде яшьләр эшләре буенча идарә җитәкчесе Илнур Сагитов.

Кастинг бәйге формасында барды. Беренче этапта катнашучылар 3 төркемгә бүленеп, тематик тапшыру ясады, интервью алып карадылар. Икенче турда һәр укучы бирелгән темага текст язып, аны укып курсәтте.

Жюри әгъзалары - радио журналистлары, яшьләр эшләре буенча идарә җитәкчесе Илнур Сагитов һәм Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге начальнигы Фәрхәд Шәйхулов - конкурсантлар эшләрнең эчтәлеген, мәгълүмат, тел байлыгын, дөрес сөйләмен бәяләде.

21 укучы арасыннан бары икесе генә «Яшьтәш» тапшыруын алып баруга лаек булды.

Конкурсантлар турында мәгълүмат Азнакай радиосында сакланачак. Хәзер радионың һәр мәктәптә үз корреспонденты булды. Җиңүчеләрне атнага бер тапкыр Азнакай радиосы дулкыннарында ишетә аласыз.

Менэ алар: 3 урында - Паша Сабурова, Илнар Гатин, 2 урында - Энҗе Гарифуллина, Ильзира Ярмиева.

Абсолют беренчелектә - Булат Мәрданшин һәм Зилә Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай радиосы