Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Пенсия фонды балаларга СНИЛСны гаризасыз гына рәсмиләштерә

2020 елның 15 июленнән соң туган балаларның әти-әниләренә СНИЛС алу өчен документлар белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

2020 елның 15 июленнән соң туган балаларның әти-әниләренә СНИЛС алу өчен документлар белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, фонд счет номерын бала әнисенең шәхси кабинетына җибәрә. Бу хакта Азнакай Пенсия фонды хәбәр итә. Әлеге сервис дәүләт хезмәтләре порталы аша тормышка ашырыла.

Пенсия фондының мәгълүмат сайтында бала туу хакында ЗАГС реестрыннан хәбәр кергәч, баланың шәхси счетының индивидуаль номеры автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм әнинең дәүләт хезмәтләренең бердәм порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

“Шулай итеп, июль уртасыннан соң бала туган гаиләләр аның СНИЛС номеры турында мәгълүматны тулысынча автомат рәвештә алачак”,- дип билгеләп үтте Азнакай Пенсия фондынын житэкчесе Лэйсэн Ваhапова.

Әлеге хезмәт дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлгән ата- аналарга гына күрсәтелә. Электрон почта яки СМС хәбәр аша СНИЛС рәсмиләштерү хакындагы мәгълүматны оператив рәвештә алу өчен шәхси кабинетта тиешле көйләү рәвешен сайларга кирәк.

Уллыкка бала алган гаиләләр өчен СНИЛС алу тәртибе үзгәрешсез кала, чөнки кирәкле мәгълүматларны уллыкка бала алучылар бары тик үзләре генә тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев