Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай педагогларының уңышлары сөендерә

Мәгариф идарәсендә тәрбия өлкәсендә эшләүче педагогларның республика конкурслары лауреатын һәм финалчыларын хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты. Ул яшь буынны тәрбияләүдә педагогларның керткән өлешен югары бәяләп, аларга алга таба да уңышлар теләде. Бу өлкәдә һөнәри осталык бәйгеләре Казанда 28 марттан 2 апрельгә кадәр узды. «Елның сыныйф...

Мәгариф идарәсендә тәрбия өлкәсендә эшләүче педагогларның республика конкурслары лауреатын һәм финалчыларын хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты. Ул яшь буынны тәрбияләүдә педагогларның керткән өлешен югары бәяләп, аларга алга таба да уңышлар теләде.

Бу өлкәдә һөнәри осталык бәйгеләре Казанда 28 марттан 2 апрельгә кадәр узды.

«Елның сыныйф җитәкчесе» номинациясендә Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән Эльвира Шакирова лауреат булды һәм республиканың иң яхшы сыйныф җитәкчеләре җиделегенә керде.

«Елның өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә Динарис Вәлиев (Азнакай балалар иҗат үзәге) һәм «Елның педагог-психологы» номинациясендә Венера Тазова (4 нче лицей) республиканың иң яхшы педагоглары унлыгы арасында.

«Ел остазы» номинациясендә 9 нчы урта мәктәпнең педагог-оештыручысы Зөлфия Галимова шулай ук конкурс финалчысы булды.

Нәфисә ШӘФЫЙКОВА, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай педагогларының уңышлары сөендерә