Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай педагоглары табигатьтә бәйрәм итте

Дәүләт имтиханнарын тапшырып, унберенчеләрне олы тормыш юлына озатканнан соң районыбыз педагоглары ел да табигатьтә бәйрәм иттә. Җәйнең беренче аена нокта кую гына түгел, ә киеренке эш чорыннан арынып, ямьле табигать кочагында бер рәхәтләнеп ял итү, күңел ачу, бер-берең белән аралашу да бу бәйрәм мәгариф хезмәткәрләре өчен. Мәйдан буйлап үзешчән сәнгать...

Дәүләт имтиханнарын тапшырып, унберенчеләрне олы тормыш юлына озатканнан соң районыбыз педагоглары ел да табигатьтә бәйрәм иттә.

Җәйнең беренче аена нокта кую гына түгел, ә киеренке эш чорыннан арынып, ямьле табигать кочагында бер рәхәтләнеп ял итү, күңел ачу, бер-берең белән аралашу да бу бәйрәм мәгариф хезмәткәрләре өчен.

Мәйдан буйлап үзешчән сәнгать смотр-конкурсында ел саен беренчелекне яулап килүче иҗат төркеме, район һәм республика конкурсында җиңүчеләр, укытучы гаиләләре, профсоюз лидерлары, ветераннар, яшь белгечләр, мәгариф учреждениеләре коллективлары атлады. Аларның һәрберсе турында җылы сүзләр яңгырады.

-Мәгарифкә республикада аеруча зур игътибар бирелә. Узган ел Татарстан Президенты һәм «Татнефть» җәмгыяте ярдәмендә шәһәребездә яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды. Быел Яңа Юл бистәсендә балалар бакчасы сафка басачак. Азнакай мәгарифе республикада һәрчак мактаулы урында торды, без елдан-ел нәтиҗәләребезне яхшыртып, бу позицияне сакларга тиешбез, - дип педагогларны бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде, аларга тынгысыз хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен җиткерде һәм уңышлар теләде.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова белдерүенчә, быел мәктәпне 33 укучы медальгә тәмамлаган, югары балл җыючылар саны узган елга караганда 22 укучыга арткан. 18 нче «Улыбка» балалар бакчасының иң яхшы билингваль бакча исемен яулап, 1 млн сум грант отуы һәм бу көнне Казанда шул бүләкне алуы турында хәбәр бәйрәмгә тагын да шатлыклы рух өстәде.

Укуытучылар Сабантуе 1992-93 уку елы тамамланганнан соң Хрущев урманында оештырыла башлаган. Менә узган ел күркәм традиция кабат торгызылган. Үзе дә озак еллар мәгариф тармагында эшләгән, бүгенге көндә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев заманнан һәрчак бер-ике адым алда баручы, эзләнүчән, тырыш Азнакай педагогларының мондый бәйрәмгә чын-чынлап лаек икәнлекләрен әйтте.

Өстәлләр тулы сый-нигъмәтләр күргәзмәсен карап йөргәндә исә педагогларның тирән белемле генә түгел, аш-суга да оста куллы, уйлап табуга маһир икәнлекләренә инандык. Ул бәлеш, пылау, өчпочмак, кош теле, бавырсак, җиләк-җимеш бөкәннәре дисеңме, самоварда кайнап чыккан хуш исле үләнле чәйләрен аласыңмы - барысы да телеңне йотарлык һәм зәвык белән әзерләнгән. 9 нчы мәктәпнең өстәл кадәрле «Кызыл йолдыз» торты, быргылар һәм әләмнәр белән сәләмләве күпләрне пионер балачагына алып кайткандыр. Кызыл галстукны Марсель Шәйдуллинга да бәйләп куйдылар.

Милли уеннарда да сынатмадылар укытучылар һәм тәрбиячеләр. Балалар арасында көн-төн чабып, спорт белән дуслашып беткәннәр.

- Үз Сабантуебызны сагынып көтеп алабыз, ныклап әзерләнәбез. Коллективыбыз бердәм, тату. Берничә ел дәвамында «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы мәктәп яны участогы» бәйгеләрендә җиңү яулап киләбез, олимпиадаларда укучыларыбызның призлы урыннары шактый. Мәктәпне тәмамлаучыларның 90-95 проценты югары уку йортларына бюджет бүлекләренә укырга керә. Шундый күңелле чара оештырулары өчен район һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләренә рәхмәт, - ди Чубар Абдул мәктәбе директоры Илдус Латыйпов.

Бүген коллектив бүләкләнүчеләр сафында иде. Авыл мәктәпләре арасында смотр-конкурста беренчелекне алганнар. Алар кебек конкурсларда җиңүчеләр, юбилярлар - берсе дә игътибардан читтә калмады.

Хәтта уйламаганда-көтмәгәндә коеп узган яңгыр да бәйрәм итүчеләрнең кәефен җибәрмәде. Яусын гына, күптән көткән шифалы тамчылар бит ул. Үз һөнәрләренә җаны-тәне белән бирелгән, кыю йөрәкле, сабыр, кирәк чакта таләпчән, кирәк чакта йомшак күңелле укытучыларны күкрәп яуган яңгыр белән куркыта торган түгел. Алар үзләре балалар күңелендә чаткы кабыза торган яшендәй.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай педагоглары табигатьтә бәйрәм итте