Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай нефтьчеләре янгын сүндерүгә каршы яңа төр ысуллар гамәлгә керттеләр

Эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләренә буйсыну, НГДУ "Азнакайнефть" хезмәте политикасында зур урын алып тора. Шундый хезмәтләрнең беренче юнәлеше булып, аеруча да янгын куркынычы күп булган объектларда ялкынны сүндерү өчен яңа төрле җиһазлар һәм ысуллар алырга өйрәнү. Күптән түгел Азнакай кулланылышка тапшырылучы нефть паркында, нефтьчеләр, нефть саклау өчен күләме 5000 кубометр булган...

Эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләренә буйсыну, НГДУ "Азнакайнефть" хезмәте политикасында зур урын алып тора. Шундый хезмәтләрнең беренче юнәлеше булып, аеруча да янгын куркынычы күп булган объектларда ялкынны сүндерү өчен яңа төрле җиһазлар һәм ысуллар алырга өйрәнү.

Күптән түгел Азнакай кулланылышка тапшырылучы нефть паркында, нефтьчеләр, нефть саклау өчен күләме 5000 кубометр булган ике яңа нефть резервуарларын эксплуатациягә бирделәр. Резервуарларда яңа төр кулланылышка тапшырылган автоматик рәвештә янгын сүндерү, ялкынны тиз арада сизеп алу кеше катнашыннан башка башкарыла. Моның өчен ялкынны тиз арада сизеп алучы махсус автоматик күрсәткечләр кулланыла һәм янган нефтьне сүндерү автоматик рәвештә үтәлә, өстәвенә янгын сүндерү чарасы итеп күп катламлы күбек бирү кулланыла. Гади генә ысуллар белән нефть резервуарларын сүндерү өчен ут сүндергеч күбек куп күләмдә өстән бөркетелә, ялкын аркасында ул бик тиз юкка чыга һәм кайвакыт беренче адымнар белән ялкынны җиңмәгән чаклар була. Күп катламлы күбек бирү барышында, ут сүндергеч күбек түбәннән югарыга бирелә, шушы алым белән ул ялкынны каплый, янарга ирек бирми. Резервуарларны яңа төр җиһазландырылган таләпләргә җавап бирүче янгын сүндерү системасы "кара алтынны" ышанычлы саклап калырга өметләндерә.

Яңа төрле алымнар, янгын сүндерү өлкәсендә ялкынга, зарарга зыян-югалтуга каршы җитез һәм максатка ирешүчән ысуллар алу нефтьчеләрнең позитив хәрәкәтчәнлеген чагылдыра.

24 нче янгын сүндерү башлыгы урынбасары

Александр Никулин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай нефтьчеләре янгын сүндерүгә каршы яңа төр ысуллар гамәлгә керттеләр