Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай нефтьчеләре һөнәри бәйрәмнәрен зурлап каршылады

Нефть сәнәгате хезмәткәрләре көне республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында ел саен милли бәйрәмебез Сабантуй кебек зурлап уздырыла. Моның шулай икәнен нефтьчеләр бәйрәме көнне, 6 сентябрьдә Әлмәт шәһәре Сабантуй мәйданында булган һәркем икеләнмичә әйтә ала. Миңа калса: "Әй, ел да шул бер бәйрәм инде ул," - дип бармый калучылар нык ялгыша. Шәхсән үземә...

Нефть сәнәгате хезмәткәрләре көне республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында ел саен милли бәйрәмебез Сабантуй кебек зурлап уздырыла. Моның шулай икәнен нефтьчеләр бәйрәме көнне, 6 сентябрьдә Әлмәт шәһәре Сабантуй мәйданында булган һәркем икеләнмичә әйтә ала.

Миңа калса: "Әй, ел да шул бер бәйрәм инде ул," - дип бармый калучылар нык ялгыша. Шәхсән үземә ел да булырга туры килә. Мәйданга барып җитү белән иң беренче эшем итеп бу юлы нинди яңалык керттеләр икән дип, як-якны күзәтә башлыйм. Әле моннан биш-алты ел элек кенә һәр идарә үзе урнашкан урынга үлән җәйгән булса, бүген һәр сукмакта да асфальт юл, һәр оешма үз территориясенә бизәкле таш җәйгән, аны капкалы матур коймалар белән әйләндереп алган. Һәр нефть һәм газ чыгару идарәсенең яки идарәчел компаниянең кабырчыкка охшатып ясаган, өсте ябулы сәхнәсе тора. Һәрберсе концерт программасы күрсәтә.

"Азнакайнефть" идарәсенең палатка-шәһәрчеге бик уңайлы урында урнашкан. "Ике юл чатында безнең урын" дип шигырь юлларына салырлык. "Татнефть-УРС" ҖЧҖ Азнакай филиалы осталары быел да узган елдан ким әзерләнеп килмәгәннәр. Җаның ни тели, шул ризык белән тамак ялгап алырга була.


Быелгы бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Мәганов, нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча президент ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, Әлмәт шәһәре башлыгы Мәҗит Салихов, Россия һәм Татарстан министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан җитәкчеләр, нефть районнары башлыклары, нефть һәм газ чыгару идарәләре, оешмалары, идарәчел компания начальниклары, чакырылган кунаклар, нефть тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре, әлмәтлеләр һәм районнардан бәйрәмгә килгән халык катнашты. Мәйданда бәйрәм нәкъ билгеләнгән вакытта театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Гадәттәгечә, трибуна алдыннан башта компаниянең барлык тармакларының җитештерүдә ирешелгән уңышларын сурәтләгән төркемнәр, производство алдынгылары, социаль өлкәне чагылдырган колонналар үтте. Шул ук вакытта мәйданда төрле бизәкле һәм милли костюмнар кигән яшьләр бию хәрәкәтләре ясап, гаҗәеп матур манзара күрсәтте.


Республика Президенты үзенең мөрәҗәгатендә Татарстан нефтьчеләренә югары бәя бирде.
- Бүген республика Русиядә лидер, моңа бигрәк тә нефть тармагының һәм кече нефть компанияләренең тырыш хезмәте аркасында ирешелде, бик зур рәхмәт сезгә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген нефть тармагы иң алдынгы, иң инновацион тармак. Татнефть" компаниясе - 1 нче санлы компания. Без беркайчан да нефть тармагына нигез салган ветераннарыбызны истән чыгарырга тиеш түгелбез, бик зур рәхмәт сезгә.


"Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Мәганов үзенең котлавында Нефтьчеләр көне Татарстанда бөтен халык бәйрәме, нефть республиканың төп ресурсы, төп байлыгы һәм аның горурлыгы булуын билгеләп узды. Ул компаниянең бәйрәмгә яхшы күрсәткечләр белән килүен, нефть чыгару планының уңышлы үтәлүен әйтте. Аннан соң ул бүгенге көндә компания тарафыннан башкарылган эшләргә тукталды, планнар белән таныштырды. Алда торган эшләргә тукталды. Түбән Камада төзелгән "ТАНЕКО" комплексында ЕВРО-5 дизель ягулыгы чыгара башлауны ул иң зур хезмәт җиңүе дип белдерде һәм әлеге экологик чиста ягулык Татарстан җитештерүчеләренең визит карточкасы диде.


Җитәкчеләрнең котлавыннан соң мәйдандагы сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары - якташыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов үзләренең яңа концерт программасын тәкъдим иттеләр. Аларны Россиянең халык артисткасы Лариса Долина алыштырды. Ат спорты яратучылар өчен бу вакытта ипподромда ат ярышлары барды. Кичен мәйданда яшьләр өчен татар эстрадасы артистлары концерты дәвам итте. Бәйрәм ул көнне фейрверк белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай нефтьчеләре һөнәри бәйрәмнәрен зурлап каршылады