Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай нефтьчеләре арасында табигатькә зыян салучы һәлакәт булдырмас өчен өйрәнүләр уздырылды

Июнь аенда "Азнакайнефть" идарәсенең нефть әзерләү һәм кудыру цехында Ростехнадзор идарәсе җитәкчелегендә табигатькә зыян салучы һаләкәт булдырмас өчен өйрәнүле күнекмәләр уздырылды. Катгый күзәтчелек астында нефтьчеләр һәм янгын сүндерүчеләр авария нәтиҗәләрен бетерү буенча ниләр эшләргә кирәклеген күрсәттеләр. ... Баштан әлеге һәлакәт турында инженер- технолог белеп ала. Аңа махсус нефть әзерләү җайланмасында...

Июнь аенда "Азнакайнефть" идарәсенең нефть әзерләү һәм кудыру цехында Ростехнадзор идарәсе җитәкчелегендә табигатькә зыян салучы һаләкәт булдырмас өчен өйрәнүле күнекмәләр уздырылды. Катгый күзәтчелек астында нефтьчеләр һәм янгын сүндерүчеләр авария нәтиҗәләрен бетерү буенча ниләр эшләргә кирәклеген күрсәттеләр.

... Баштан әлеге һәлакәт турында инженер- технолог белеп ала. Аңа махсус нефть әзерләү җайланмасында эшләүче оператор газ исе көчәюе турында мәгълүмәт бирә. Вагыйга булган урынны барып тикшергәч, газ исенең ни сәбәпле көчәюе ачыклана. Шулчак, хәлне тагын да катлауландырып, куркынычсыз урынга чыгар алдыннан газ исенә "агуланган" бер эшче "аңын югалта".

Технологик җиһазларда эшләүчеләр җитез һәм төгәл эш иттеләр. Тиз арада технологик җиһазлар эшчәнлеге туктатылды, сирена авазы яңгырады, һәлакәт хакында газ һәм нефть чыгару идарәсе җитәкчеләре, кизү торган башка хезмәтләр дә кисәтелде. Һәлакәт урынына коткаручылар, 24 нче часть янгын сүндерүчеләре һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килеп җитте. Зыян күрүчеләргә - ашыгыч ярдәм күрсәтелде, һәлакәтне зурга җибәрмәскә, янгынны булдырмаска тырыштылар.

Нефть әзерләү өчен махсус җайланма башлыгы Чулпан Зыятдинов ашыгыч ярдәм һәм кичектергесез хезмәт ияләре алып барган коткару чараларын шәхсән үзе күзәтеп торды.

Штаттан тыш янгынга каршы тору вәкилләренең төп максаты: нефть әзерләү һәм кудыру цехы эшчеләрен куркынычсыз урынга чыгаруда ярдәмгә ашыккан янгын сүндерүчеләрне һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләрне каршы алу иде.

Ә икенче якта инде штаттан тыш газдан коткаручылар махсус сулыш аппаратларында һәлакәттә зыян күргән кешене эзләп табып, куркынычсыз урынга алып чыгып, беренче ярдәм күрсәтәләр. Икенчеләре технологик җиһаздан нефть агуын туктатырга тырышып, нефть суырткычларын кабызалар.

Янгын сүндерү каравылы аккан нефтьне махсус күбек белән каплап, су чаршавы ярдәме белән газ болытын юкка чыгарырга керештеләр.

Бу вакыйга урынына "Азнакайнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе баш инженеры Расих Фәйзуллин да килеп җитте.

Ниһаять, һәлакәтне туктатырга өлгерсәк тә, нефть януыннан качып булмады, Ростехнадзор вәкиле Родион Карпов күрше технологик аппаратның "януын" хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр ялкынга каршы көрәш башлыйлар, якында торган һәр җиһазны уттан саклап су белән салкынайтып торып, күбек агызалар.

Барысы да чынбарлыктагыча булды. Нефтьчеләрнең һәм килгән барлык коткаручыларның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә һәлакәткә көчәергә юл куелмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай нефтьчеләре арасында табигатькә зыян салучы һәлакәт булдырмас өчен өйрәнүләр уздырылды