Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай музеенда Мәхмүт Хәсәновны искә алдылар

Тәбәкне өйрәнү музеенда туган көне уңаеннан олуг язучыбыз Мәхмүт Хәсәновны искә алу кичәсе узды. Анда төрле елларда М.Хәсәнов исемендәге премия алган язучы-шагыйрьләр, журналистлар, "Ак калфак" оешмасының Азнакай бүлеге әгъзалары, сәнгатькәрләр катнашты. - Мәүмүт аганы үзебезнеке дияргә тулы хакыбыз бар. Ул әсәрләрендә нефтьчеләр тормышын яктыртып, Азнакай тарихында тирән эз калдырган, әдәби...

Тәбәкне өйрәнү музеенда туган көне уңаеннан олуг язучыбыз Мәхмүт Хәсәновны искә алу кичәсе узды. Анда төрле елларда М.Хәсәнов исемендәге премия алган язучы-шагыйрьләр, журналистлар, "Ак калфак" оешмасының Азнакай бүлеге әгъзалары, сәнгатькәрләр катнашты.

- Мәүмүт аганы үзебезнеке дияргә тулы хакыбыз бар. Ул әсәрләрендә нефтьчеләр тормышын яктыртып, Азнакай тарихында тирән эз калдырган, әдәби түгәрәк эшчәнлегенә нигез салган шәхес, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев.

Мәхмүт Хәсәновның күп кенә романнары, повесть-хикәяләре Азнакайда туган. Тарихи вакыйгаларга багышланган "Язгы ажаган" романы Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.

Очрашуга Казаннан әдипнең тормыш иптәше Мәрьям ханым да кайтты. Ул Мәхмүт аганы онытмаулары, зурлаулары өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Язучының исеме ул яшәгән урамда мәнгеләштерелде, ә 1997 елда районыбызда М.Хәсәнов исемендәге премия булдырылды. Бугенге көндә аны алган утызга якын лауреат бар.

Кичәдә Мәхмүт ага белән бер чорда эшләү бәхете язган журналист Ирек Бәдретдинов, Азнакай музеена нигез салучы Гөлсем Хисамиева истәлекләре белән уртаклаштылар.

«Жанашым» фольклор ансамбле, җырчы Марат Мозаффаров, нәфис сүз остасы Зинфира Кашапованың чыгышлары кичәгә тагын да ямь өстәде.

Гөлфия Мостафина, төбәкне өйрәнү музее фәнни хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай музеенда Мәхмүт Хәсәновны искә алдылар