Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль районының ел йомгаклау утырышы узды

3 мартта Азнакай район һәм шәһәр Советларының 2014 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар буенча утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары - "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек...

3 мартта Азнакай район һәм шәһәр Советларының 2014 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар буенча утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары - "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыклары идарәсе начальнигы Илдар Сибгатуллин, республиканың икътисад, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, сәламәтлек саклау, мәгариф министрлары урынбасарлары катнашты.
Азнакай җиренә килеп төшкәч, кунаклар узган ел ишекләрен ачкан иң заманча белем учагы - 1 нче урта мәктәптә булдылар, калабызның яңа микрорайонында калыккан "Азнакай нуры" мәчете, "Шифа" сәүдә үзәге, төзелеп килә торган музей һәм спорт комплекслары белән танышып уздылар.
Утырышта төп доклад белән Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгыш ясады. Ул исәп-хисап елында барлык икътисади күрсәткечләрнең үтәлүен, социаль учреждениеләрнең тотрыклы эшләвен билгеләп узды. Республиканың 45 муниципаль берәмлеге арасында Азнакай унберенче урында тора. Узган ел җирле бюджет үтәлеше 105,6% тәшкил иткән, тулаем территориаль продукция күләме 47 миллиард сумнан артып киткән. Район бюджетын формалаштыруга нефть тармагы гына түгел, кече бизнес субъектлары да шактый өлеш кертә. Былтыр алардан 328 миллион сум салым кергән, бу барлык кертемнәрнең 24 проценты. Исәп-хисап елында эшмәкәрләр барлыгы 350дән артык эш урыны булдырган. 3 җитештерү мәйданчыгы төзелү дә яңа эш урыннарына юл ачкан.
Торак, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләрен ремонтлау, юлларны төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылганлыгы билгеләп үтелде
Икенче ел рәттән район бөртеклеләрне җыйнап алу буенча республикада беренчелекне бирми. Авыр табигать шартларына карамастан, гектардан 24,3 центнер уңыш чыккан һәм 150 мең тонна бөртекле ашлык суктырылган. Авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 1 миллиард 414 миллион сум табыш кергән, бу аннан алдагы елга караганда 139 миллион сумга күбрәк. Районда соңгы өч елда мөгезле эре терлек саны, сөт һәм ит җитештерү күләме сизелерлек арткан.
Төзелеш эшләренә тукталып, ул узган ел 25 мең кв.м торак ( 2013 елга караганда 106% ка артыграк) сафка басуын, бик күп мөһим социаль объектлар калкуын әйтте.
Шәһәребездә социаль ипотека буенча 186 гаиләгә исәпләнгән ике торак йорт төзелеп бетеп килә.
Яңа Юл микрорайонында 50 урынлык балалар бакчасы төзелеше башланган. Быел Әсәй, Түбән Стәрле авыллары халкына - яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, тымытыклыларга ветеринар пункт бүләк ителәчәк.
Эшсезлек дәрәҗәсе районда 2015 елның 1 гыйнварына 0,87 процент тәшкил иткән.
- Бүгенге шартларда гамәлдәге предприятиеләрне саклау һәм яңа эш урыннары булдыру - иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе, - дип ассызыклап үтте Марсель Шәйдуллин.
Ул барлык өлкәләрне яктыртып, бу эшләрне башкаруда Татарстан Республикасы, "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенең ярдәме зур булуын әйтте һәм аларга тирән рәхмәтен белдерде.
Ирешелгән барлык уңышлар һәм киләчәккә планнар белән райондашлар газетабызның киләсе санында таныша алачак. Төп докладчы чыгышын Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева һәм "Тукай" авыл хуҗалыгы ширкәте директоры Гаптеләхәт Рәфыйков тулыландырды. Алар шулай ук узган ел үз җирлекләрендә башкарылган эшләрне яктырттылар.
Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин 2030 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсеш стратегиясе хакында сөйләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев республикада барган вәзгыять белән таныштырды. Азнакай муниципаль районының соңгы елларда барлык тармакларда да үз позициясен ныгыта барып, ышанычлы адымнар белән алдынгылар рәтенә атлавын, республика күләмендә рейтингысының елдан-ел үсүен, ә авыл хуҗалыгы буенча башкаларга үрнәк булуын билгеләп үтте. Ул шушындый күтәренке рухны саклап, алга барырга чакырды.Барлык өлкәләрдә дә тагын да югарырак үрләр яулар өчен районда мөмкинлекләр һәм уңай шартлар җитәрлек икәнен ассызыклады. Шулай ук күз уңына алырга кирәкле мәсьәләләрне әйтеп узды. Азнакай муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен Марсель Шәйдуллинга Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тантаналы шартларда республикада ветераннарга юбилей медальләре тапшыру башланды. Утырышта бер төркем сугыш һәм тыл ветераннары юбилей медальләре, Азнакайның лаеклы гражданнары мактаулы исемнәр белән бүләкләнде.
"Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Разиф Галимовка "Азнакай муниципаль районының мактаулы гражданины" дигән исем бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль районының ел йомгаклау утырышы узды