Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль районы – беренче

22 декабрь көнне Казанда "Эколидер" һәм "Кеше һәм табигать" республикакүләм конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Ул җәмәгатьчелекне экологик куркынычсызлык проблемаларына, җәлеп итү, экология темасын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары эшләрен активлаштыру максаты белән үткәрелә. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. - Бүген безнең республикада әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә бик күп...

22 декабрь көнне Казанда "Эколидер" һәм "Кеше һәм табигать" республикакүләм конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Ул җәмәгатьчелекне экологик куркынычсызлык проблемаларына, җәлеп итү, экология темасын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары эшләрен активлаштыру максаты белән үткәрелә. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

- Бүген безнең республикада әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә бик күп чаралар, акцияләр уздырыла. Әлеге конкурслар безгә бүген әйләнә-тирәне саклауның никадәр дәрәҗәдә мөһим булуын аңларга ярдәм итә, - дип ассызыклады үзенең чыгышында Илдар Халиков. Әлеге бәйгеләрдә җиңүчеләр арасында азнакайлыларның да саны бихисап иде. Районыбыз "Муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау" номинациясендә беренче урынга ия булды. Бүләкне ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров район башлыгы Марсель Шәйдуллинга тапшырды. "Маяк" газетасы корреспонденты Таңсылу Саниева "Вакытлы басма матбугатта иң яхшы язма" номинациясендә өченче урынга лаек булды. Актүбә 2 нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Римма Кожемякина "Иң яхшы фоторәсем" номинациясендә җиңү яулады. Бүләкләнүчеләр арасында төрле номинацияләрдә урыннар алган Гүзәл Вәлиева (7нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы), Екатерина Столярова (Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәбе биология укытучысы), Рәфия Кашаповалар да бар.

Фото сайттан prav.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль районы – беренче