Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ифтар ашы уздырды

Рамазан аенда ифтар ашлары уздыру - борынгыдан килгән матур гадәт. Аларны өйләрдә дә, мәчетләрдә дә оештыралар, мул табын артына зурысы-кечесе җыела. 19 сәгать дәвамында ашау-эчүдән тыелып торган мөселманнар уңган абыстайлар пешергән тәмле ризыкларны авыз итәләр, иңгә-иң басып, җәмәгать намазларын укыйлар, Ислам гадәтләре белән якынрак танышалар, гаилә һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыталар....

Рамазан аенда ифтар ашлары уздыру - борынгыдан килгән матур гадәт. Аларны өйләрдә дә, мәчетләрдә дә оештыралар, мул табын артына зурысы-кечесе җыела. 19 сәгать дәвамында ашау-эчүдән тыелып торган мөселманнар уңган абыстайлар пешергән тәмле ризыкларны авыз итәләр, иңгә-иң басып, җәмәгать намазларын укыйлар, Ислам гадәтләре белән якынрак танышалар, гаилә һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыталар.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да һәр Рамазан аенда шәһәребезнең үзәк Ак мәчетендә ифтар ашы оештыра. Быел анда 150 кешелек мул табын әзерләнде. Бирегә районыбыз һәм авыл җирлекләре җитәкчелеге, имамнары, шәһәребез мөселманнары җыелган иде.

Авыз ачканнан соң, Марсель Зөфәр улы беренче сафка басып, ахшам намазын укыды. Ул милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклау, үстерү төрле иҗтимагый проблемаларны хәл итүгә зур өлеш кертә дип билгеләп үтте.

Мәҗлестә Коръән аятләре укылды. Имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин төбәгебезгә иминлек, бәрәкәт, урып-җыю кампаниясенең уңышлы тәмамлануын сорап, дога кылды.

Айгөл ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ифтар ашы уздырды