Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль районы башлыгы Халыкара укытучылар көне белән котлады

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Халыкара укытучылар көне белән котлыйм.
Сез дөньяны алга этәрүчеләр, зур ачышларга, алгарышка юл салучылар. Гасырлардан-гасырларга укытучы әхлаклылык, зыялылык үрнәге булды.
Үз эшенә тугрылыклы, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, балаларны яратучы чын педагоглар районыбызның күрке булып торалар. Сез буыннан-буынга килгән күркәм традицияләрне саклап, шул ук вакытта заман белән бергә атлап, яңа технологияләр кулланып, белем бирүнең сыйфатын күтәрү өстендә даими эшлисез, олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр әзерлисез.
Үз-үзегезне аямый башкарган хезмәтегез, балаларга биргән күңел җылыгыз өчен рәхмәт сезгә! Аерым рәхмәт сүзләрен мәгариф ветераннарына җиткерәсем килә. Сез яшь буын педагоглар өчен остазлар булып торасыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, иҗат ялкыны, эшегездә уңышлар телим. Мәктәптә үткәргән һәр көнегез шатлык-сөенечләр генә китерсен!


Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев