Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тимераякта узышу ярышларының җиңүчеләрен котлады

Районыбызда җитәкчеләр үрнәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, әлеге максатта атна саен спортның бер төре буенча ярышлар оештыру матур традициягә керде. Узган атнада җитәкчеләр арасында тимераякта узышу ярышлары булды. Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган киңәшмәне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әнә шул ярышларда җиңүчеләрне, юбилярлар һәм хезмәт алдынгыларын котлаудан...

Районыбызда җитәкчеләр үрнәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, әлеге максатта атна саен спортның бер төре буенча ярышлар оештыру матур традициягә керде. Узган атнада җитәкчеләр арасында тимераякта узышу ярышлары булды. Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган киңәшмәне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әнә шул ярышларда җиңүчеләрне, юбилярлар һәм хезмәт алдынгыларын котлаудан башлап җибәрде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов узган атнадагы оператив хәл белән таныштырды. Анализлардан күренгәнчә, бу чорда урлашулар белән бәйле җинаятьләр арткан. Мәсәлән, машина тәгәрмәчләрен урлау буенча 2 факт теркәлгән, шулай ук машина салоныннан әйбер урлау очраклары бар. Бакчачылык ширкәтеннән электр двигателе юкка чыккан. Рафаэль Әюпов шулай ук халыкның шәхси машиналарны торак йортлар, сквер һәм башка тиешсез урыннарга куюдан зарлануларын әйтте.
Авылларда, җәмәгатьчелек урыннарында ниндидер шикле кешеләрнең төрле китаплар, листовкалар таратып йөрү очракларына юлыкканыгыз бардыр. Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең Азнакай бүлеге начальнигы Илгиз Хәкимов экстремизм кабаласына капмас өчен сак һәм уяу булырга, андый очраклар хакында үзвакытында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә киңәш итте. Мондый әдәбиятны укып кына чыгу да, төрле акылсыз адымнар, бәла-казага китерергә мөмкинлеге хакында кисәтте.
Киңәшмәдә шулай ук шәһәр советы башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровның административ комиссияләр эшчәнлеге; район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһаповның сәламәт яшәү рәвеше хакында чыгышлары тыңланды, район тормышына кагылышлы башка мөһим мәсьәләләр тикшерелде.
фото сайттанhttp://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/643527.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тимераякта узышу ярышларының җиңүчеләрен котлад...