Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль район башлыгы экология хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген бөтен ил буенча Эколог көне билгеләп үтелә, бөтен дөньяда Әйләнә-тирә мохитне саклау көне бәйрәм ителә. Бу бәйрәм табигатьне саклау эшенә өлеш кертүчеләргә дә кагыла. Бүген, көндәлек эшчәнлекләре әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле профессионалларны гына түгел, ә табигать байлыгын саклау һәм арттыру яшәү рәвешенә әйләнгән кешеләрне дә котлыйсы килә. Соңгы...

Бүген бөтен ил буенча Эколог көне билгеләп үтелә, бөтен дөньяда Әйләнә-тирә мохитне саклау көне бәйрәм ителә. Бу бәйрәм табигатьне саклау эшенә өлеш кертүчеләргә дә кагыла.
Бүген, көндәлек эшчәнлекләре әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле профессионалларны гына түгел, ә табигать байлыгын саклау һәм арттыру яшәү рәвешенә әйләнгән кешеләрне дә котлыйсы килә. Соңгы елларда экология хәрәкәте, сәясәт дәрәҗәсендә өстенлекле яклауга ия булып, массакүләм характер алуы куандыра. Елдан-ел күбрәк кеше цивилизация киләчәге, җәмгыятьнең үсеш тотрыклылыгы һәм Җир планетасында һәр кешенең тормышы, безнең белән сезнең тырышлыктан торуын аңлый.
Эшчәнлекләре әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле булган һәм табигатебезнең чисталыгы өчен бар күңелләрен бирүче хезмәткәрләрне Эколог һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән тәбрик итәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм әйләнә-тирә мохитне саклауда бердәм булуыгызны телим.
Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль район башлыгы экология хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады