Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте һәм Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибәте Коръән уку бәйгесе һәм "Гыйбәдәте Исламия" китабы буенча викторина игълан итә. Конкурс шартлары: 1. "Гыйбәдәте Исламия" китабы буенча викторина 10-15 яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында уза. Конкурс язма тест формасында үткәрелә. Конкурс 3 турда уза: район, төбәк, республика турлары. Район...
Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте һәм Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибәте Коръән уку бәйгесе һәм "Гыйбәдәте Исламия" китабы буенча викторина игълан итә.
Конкурс шартлары:
1. "Гыйбәдәте Исламия" китабы буенча викторина 10-15 яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында уза. Конкурс язма тест формасында үткәрелә.
Конкурс 3 турда уза: район, төбәк, республика турлары.
Район туры - Октябрь, төбәк туры - Ноябрь, республика туры - Декабрь айларында узачак. Район конкурсында җиңгән 3 кыз һәм 3 малай төбәк конкурсында (Урыссуда) катнашачак. Төбәк конкурсында җиңүчеләр республика турына - Казан шәһәренә барачак.
Республика конкурсында җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.
2. Коръән уку конкурсы БАРЛЫК ЯШЬТӘГЕ Коръәнне яттан яки китаптан матур һәм дөрес итеп укый белүчеләр арасында үткәрелә.

Конкурс 3 турда уза: район, төбәк, республика туры. Район туры - Октябрь, төбәк туры - Ноябрь, республика туры - Декабрь айларында.
Коръән уку конкурсы 2 номинациядә - "Хифз" һәм "Тиләвә" узачак. Республика турында беренче урын алучылар Хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк.
Үткәрү вакыты: 30 Октябрь - район туры
Үткәрү урыны: Азнакай шәһәре, Ак мәчет.
Чыганагы: aznislam.ru
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев