Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасына яңа җитәкче сайланды (ФОТО)

​​​​​​​Балалар иҗат үзәгендә мәгариф хезмәткәрләре Азнакай территориаль профсоюз оешмасының VIII отчет-сайлау конференциясе узды.

Аның эшендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты баш белгече Татьяна Андреева катнашты.

Конференцияне район профсоюзлары координацион советы рәисе Рәфис Хәсәнов алып барды.

Мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Рәмзия Хәсәнова 2014-2019 елда башкарылган эшчәнлеккә хисап тотты.

Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе ачык тавыш бирү юлы белән сайланды. Хәзер оешманы 5 нче балалар бакчасы мөдире Лилия Вәлиәхмәтова җитәкләячәк. Ул 21 нче республика профсоюз отчет-сайлау конференциясенә делегат булып та барачак.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Рәмзия Хәсәновага киңкырлы һәм җаваплы хезмәте өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Татьяна Андреева да Рәмзия Миргасимовна җитәкчелегендә профсоюзлар юнәлеше буенча бик зур эшләр башкарылуын ассызыклап үтте.

Конференция ахырында бер төркем профсоюз хәрәкәте активистларына бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев