Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай механизаторлары техниканы кышкы сакланышка куйды

"Азнакай"АФ" ҖЧҖнең алдынгы механизаторы Альберт Хәсәншинны техника паркында очраттык. - Шушы тырыш егетләрнең эше инде бу, - ди җәмгыятьнең Сарлы бүлекчәсе җитәкчесе Винарис Мифтахов, төзәтәсен төзәтеп, буяп, майлап, төреп, рәт-рәт итеп кышкы сакланышка куелган тырма, чәчкеч, техникаларга күрсәтеп. - Альбертның энесе Айрат та бездә эшли. Техниканың ел дәвамында ватылмый эшләвендә...

"Азнакай"АФ" ҖЧҖнең алдынгы механизаторы Альберт Хәсәншинны техника паркында очраттык.


- Шушы тырыш егетләрнең эше инде бу, - ди җәмгыятьнең Сарлы бүлекчәсе җитәкчесе Винарис Мифтахов, төзәтәсен төзәтеп, буяп, майлап, төреп, рәт-рәт итеп кышкы сакланышка куелган тырма, чәчкеч, техникаларга күрсәтеп. - Альбертның энесе Айрат та бездә эшли. Техниканың ел дәвамында ватылмый эшләвендә шушы бертуганнарның өлеше гаять зур. Алар дүртәүләшеп (Хәсәншиннарның ике энесе дә ярдәмгә килә) "эх" дигәнче, ремонтлап та куялар. Язгы-көзге кыр эшләре, урып-җыю чорында бу егетләр көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Ирешкән уңышларыбыз җиргә җаны-тәне белән береккән механизаторларыбыз Фердинанд Исмәгыйлов, Зөфәр Гәрәев, Илдар Пимуллиннарның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе ул. Бу егетләр теләсә-кайсы техниканы иярлиләр. Кирәк икән тракторга, комбайнга һәм башка техникага да утыралар. Техникаларын күз карасы кебек кадерләп тоталар. Альберт Азнакайдан ук килеп эшләп йөри.


- Басуларга кан тарта, ахры, - ди ул үзе бу турыда. - Әтием Кәүсәр дә гомере буе авыл хуҗалыгында терлекче булып эшләде, республика күләмендә гел алдынгы урынга чыга иде. Эшеңне чын күңелдән яратсаң, аның авырлыгы күренми.


Хәсәншин быел "Акрос - 530" комбайнында тиешле йөкләмәсен намус белән үтәп чыккан, хәзер исә "К-744" тракторында җир сөрә. Тырыш механизатор көнгә 26 шар гектар җирне эшкәртеп куя.
Техниканы кышкы сакланышка куюда җаны-тәне белән авылга береккән авыл агайлары Мөдәрис Кәримов, Галимҗан Мәкәримов, Мөхәммәтхәниф Нигъмәтуллин, Әхсән Хафаев, Миннегалим Разетдинов һәм башкаларның да ярдәме зур икән. Язын корыган үлән, агачларны чистарту, урып-җыюда ындыр табагында эшләү дисеңме, һәркайда күрергә була аларны. Әле быел шушы агайлар силос базын да киртәләп куйганнар. Техника паркын да бер чүп-чар калдырмыйча чистартып чыкканнар.


Сарлы, Сөендекнең элек-электән яшел, чиста авыллар икәнлеген беләм. Күп нәрсә авыл халкының үзеннән дә тора шул.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай механизаторлары техниканы кышкы сакланышка куйды