Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кызы «Зөләйха күзләрен ача» фильмында төшкән (ФОТО)

Тиздән экраннарга Гүзәл Яхина әсәре буенча эшләнгән “Зөләйха күзләрен ача” фильмы чыгачак.

Безнең якташыбыз Раушания Җиһангирова анда массовкаларда катнашкан: “Семруг авылында кадриль”, “Кичәдә хәрбиләрнең хатыннары”, “Машина белән язу бюросында машинистка”.

Раушания Җиһангирова Азнакайда туып үскән, 4 нче мәктәптә белем алган, музыка мәктәбен тәмамлаган. Аннан Әлмәт шәһәренең Ф.Яруллин исемендәге музыка училищесында фортепиано классы буенча укыган. Сарман һәм Җәлил музыка мәктәпләрендә фортепиано классы буенча балаларга белем биргән.

Язмыш җилләре сәләтле кызны Казанга – консерваториягә алып килгән. Опера театрында, филармониядә эшләгән, Грециядә халыкара вокалчылар конкурсында катнашкан.

Кызганычка каршы, Раушания Җиһангирова тавышын югалта һәм аңа зур сәхнәдән китәргә, башка эш эзләргә туры килә. Бүгенге көндә ул Салих Сәйдәшев музеенда өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев