Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кызы Александра “Мисс Останкино” бәйгесендә гран-при яулады

4 декабрьдә “Мисс Останкино” Бөтенроссия конкурсы финалында 3 яшьлек Азнакай кызы Александра Мещанова “Мини-мисс” номинациясендә 38 конкурсант арасыннан гран-прига лаек булды.

Александра кечкенә генә булса да, төрле дәрәҗәдәге матурлык һәм талант конкурсларында җиңеп, 22 титулга ия булган һәм аларның саны буенча Россия күләмендә рекордсмен исемен яулаган.

– Саша бер яшеннән онлайн-конкурсларда катнаша башлады. Пандемия чикләүләре йомшаргач, без Мәскәүгә, Казанга бәйгеләргә бардык. Ул бик аралашучан, үзенә игътибар иткәнне, матур әйберләр ярата, максатчан, еласа да, туктап калмый, азакка кадәр барып җитәргә көч таба, – ди әнисе Анастасия Мещанова.

Бәйгеләрдә костюмнар, иҗади номерлар белән Саша йөри торган шәһәребезнең “Аист” балалар бакчасы да ярдәм итә.

Җиңүләр җиңел бирелми. Кызчык 2 яшеннән иртә үсеш мәктәбендә шөгыльләнә. Әлбәттә, әнисе Анастасиянең тырышлыгыннан башка бернәрсә дә барып чыкмаган булыр иде.

– Балаң ниндидер биеклеккә ирешсен дисәң, аңа бар күңелеңне һәм көчеңне бирергә кирәк, – дип исәпли ул.

Кызы хакына хәтта эштән баш тартырга да туры килә. Конкурслар күп вакыт һәм әзерлек таләп итә.

Илнең төп телебашнясы уздыра торган “Мисс Останкино” матурлык конкурсынд Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган сәләтле кызлар арасында Александра Мещанова – иң нәние.

– Конкурс турында без Инстаграмнан укып белдек. Финалга ныклап әзерләндек. Матур басып йөрергә, сәхнәдә үз-үзеңне тотарга өйрәндек. Әлеге проектта катнашу безгә тагын бер баскыч югарырак күтәрелергә, профессионаллардан мастер-класс алырга һәм

осталыкны тагын да шомартырга мөмкинлек бирде. Әлбәттә, Саша өчен бу зур тормыш мәктәбе һәм хыялына якынаюга бер адым, – ди әнисе Анастасия Мещанова.

Әнисе белән әтисе кызларын киләчәктә югары мода индустриясендә күрәселәре килә. Әтиләре Виктор – гаиләдә төп туендыручы, нефть предприятисендә шофер. Конкурста чыгыш ясар өчен бер күлмәкнең генә дә 15 мең сумнан артык торганын исәпләсәң, шактый тырышырга туры килә аңа. Әле бит 15 яшьлек уллары Даниил да бар. Ул очучы булырга хыяллана.

Александра – әлеге конкурста Азнакайның гына түгел, Татарстанның да данын яклаган. Аңа алда таба да уңышлар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев