Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кышкы ягу чорына әзер

Азнакайда җылыту сезонына хәзерлек эшләре ничек бара? Хәбәр итүебезчә, "Маяк" газетасы редакциясе һәм "АРТ" радиотелекомпаниясе журналистлары өчен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шәкүров уздырган түгәрәк өстәл артында очрашуның төп темасы әнә шул мөһим мәсьәләне ачыклау булды. Әңгәмәне Расих Шәкүров башлап җибәрде. - Әлеге эшлекле сөйләшү алдыннан шәһәрдә яшәүчеләрдән телефон аша күп...

Азнакайда җылыту сезонына хәзерлек эшләре ничек бара?

Хәбәр итүебезчә, "Маяк" газетасы редакциясе һәм "АРТ" радиотелекомпаниясе журналистлары өчен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шәкүров уздырган түгәрәк өстәл артында очрашуның төп темасы әнә шул мөһим мәсьәләне ачыклау булды.

Әңгәмәне Расих Шәкүров башлап җибәрде.

- Әлеге эшлекле сөйләшү алдыннан шәһәрдә яшәүчеләрдән телефон аша күп кенә хәбәрләр алынды. Аларның күбесе - узган җылыту сезоны вакытында килеп чыккан проблемалар турында. Быелгы хәзерлек чорында аларның күбесе төзәтелсә дә, башкарылып бетмәгәннәре дә бар әле. Бүген безнең алда торган иң четерекле мәсьәләләрнең берсе - Азнакай шәһәре һәм Актүбә эшчеләр бистәсендәге үзәк котельныйларны җылылык бирү вакытына кадәр төзекләндереп бетерү. Анда ниләр эшләнелде, нәрсәләрне хәл итеп бетерәсе бар?

Азат Хәлимов, "Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе директоры:

- Хәзерлек эшләрен узган җылыту сезоны тәмамлануга ук башлап җибәрдек. Беренче чиратта, җылылык магистраленең 16 атмосфера басымга чыдамлылыгын тикшердек. Азнакайда - 17, Актүбәдә 18 өзеклек урыны ачыкланды. Аларның барысы да вакытында төзәтелде. Котельный һәм казан агрегатлары тулысынча ремонтланды һәм хәзерлек халәтенә китерелде. Барлык задвижкаларга ревизия ясалды, искергән торбалар алыштырылды. Җылыту системасы тулысынча су белән тутырылды. Дөрес, искергән су үткәргеч челтәрләрен, казаннарны яңаларына күбрәк алыштырасы иде дә, ләкин тариф шартларының катгыйлыгы бу мөмкинлекне бирми. Булганына канәгать булырга туры килә. Алда торган җылыту сезоны да вакытында башланыр һәм җитди аварияләр килеп чыкмас, дип ышандырам.

Журналист:

- Редакциягә газета укучылардан кергән хат-хәбәрләр арасында күп фатирлы йортлардагы җылыту системаларының хәзерлек торышы турындагы сораулар аеруча еш очрый...

Руслан Мөгътәсимов, ЖКХ һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе:

- Күп фатирлы барлык йортлар да яңа сезонга тулысынча хәзерләнде: җылыту системалары ремонтланды, алар басым астында тикшерелде.

Наил Шәмсетдинов, "Инженерлык челтәрләре" ҖЧҖ генераль директоры:

- Җылыту сезоны төгәлләнүгә - 25 май көнне үк, "Безнең йорт", "Восход", "Жилсервис", "Универсал" торак милекчеләре ширкәтләре (ТСЖ) белән 183 йорттагы җылыту системаларын көйләү-ремонтлауга үзара килешү төзедек. Шуның нигезендә бу эшләр барлык күп фатирлы йортларда да тулысынча башкарылды, җылылык челтәрләре тиешле басым астында сыналды. Шунысын да әйтергә кирәк, күп йортларда җылыту челтәрләре искергән. Шул сәбәпле, аларны яңаларына алыштырырга туры килде. Ә бу, үз чиратында, тотылган чыгымнарны, фатирлардагы эш күләмен арттырды. Яшәүчеләр әлеге хәлне, вакытлыча китерелгән кыенлыкларны дөрес аңладылар. Алар ягыннан бернинди ризасызлык очрагы да булмады. Киресенчә, үзләре үк кайбер ярдәмнәрне күрсәттеләр.

Әлеге эшләрдән тыш, район үзәк сырхауханәсе балансындагы - 10, мәгариф идарәсенә караган 29 объекттагы җылыту системасы юдырылды һәм басым астында сыналды, 11енә җылылык белән тәэмин итү чутлагычлары куелды.

Расих Шәкүров:

-"Сельхозжилсервис" унитар предприятиесе авыл җирлекләрендәге үзләре хезмәт күрсәтә торган объектларны җылыту сезонына хәзерләү буенча быел аеруча күп эш башкарды. Аларны да тыңлыйк әле.

Рәмзилә Хуҗина, директорның икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары:

- Авыллардагы 17 күп фатирлы торак йорт, барлык мәктәп һәм балалар бакчаларындагы җылыту казаннарына без хезмәт күрсәтәбез. Җылылык челтәрләре, казаннар инде искергән. Шуңа да карамастан, аларның барысын да үз көчебез белән ремонтладык, тәртипкә китердек, басым астында сынадык. Предприятиенең финанс хәле чамалы булуга да карамастан, мөмкинлектән чыгып, быел гына да берничә кече казан, яңа газ сигнализаторлары сатып алдык һәм урнаштырдык.

Түгәрәк өстәл артындагы әңгәмәдә "МППБиО" ААҖ баш инженеры Рәшит Харрасов, "Жилсервис", "28 нче квартал", "Восход", "Универсал", "Безнең йорт" ширкәтләре рәисләре Руслан Гәрәйшин, Марат Солтанов, Минзаһит Зиякаев, Элеонора Алчина, Сәгыйрь Гумиров та катнашты, үзләрендәге эш барышын анализлады, сорауларга җавап бирде.

Җылыту сезонына хәзерлекнең торышын ачыклауга багышланган эшлекле сөйләшүгә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе йомгак ясады.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай кышкы ягу чорына әзер