Азнакай хоккейчысы бозда сөйгәненә тәкъдим ясады
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай хоккейчысы бозда сөйгәненә тәкъдим ясады

Азнакай Боз сараенда элекке елларда "Соколы" командасында уйнаган хоккейчылар очрашуы район җыелма командасы уенчысы Радмил Булатов хәтерендә мәңге калыр, мөгаен. 

Сөйгәне Ландышка тәкъдимне ул бозга чыгып ясады. 

- Хоккей - минем тормышым, ә син алдагы тормышымда минем белән атларга ризамы, - дигән сүзләрдән сөйгәне Ландыш югалып калса да, "Әлбәттә, әйе", - диде. 

Хоккей тамашачылары да алар өчен шатланып, гөрләтеп кул чаптылар. 

- Булачак хатыныма бозда тәкъдим ясау - иң зур хыялым иде, - ди Радмил.


Нет комментариев