Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай күген иңлибез

Сүзне бераз тарихтан башлыйк әле.

30 нчы елларда комсомолларны самолетка утырырга чакырып яңгыраган шигарәләрне өлкән буын хәтерлидер әле. Ул чорда миллионлаган егет-кызлар йөзләрчә аэроклубларда авиация мәктәбе узды, самолет, планерларны өйрәнделәр, үз куллары белән аларның моделен генә түгел, ә очу аппаратлары да ясадылар. 60-70 нче елларда (бүгенге көндә дә) Россия авиаспортчылары аэробатика (югары пилотаж), парашют, планеризм, дельтапланеризм, парапланеризм, СЛА-мото (җиңел самолетлар, дельталетлар, мотопараплан һәм паралетлар) буенча күптапкырлар Европа чемпионы булды.

2010 елның 1 ноябреннән Россия һава киңлекләреннән файдалануда яңа федераль Кагыйдәләр кертелгәннән соң, шәхси очу аппаратыннан файдалану таләбе күпкә гадиләштерелде. Әмма шул ук вакытта аның хуҗасына үзенең һәм башкаларның куркынычсызлыгын саклауда җитди җаваплылык өстәлде. Очу аппараты алган яки аны үзе ясаган кеше, аны рәсми теркәргә һәм сертификацияләргә, кайсы да булса авиация оешмасында тәҗрибәле инструктор җитәкчелегендә өйрәнүләр узарга, имтихан тапшырганнан соң очарга рөхсәт алырга тиеш.

Азнакайда да һава киңлекләрен ярырга теләгән, авиация белән мавыккан кешеләрнең булуы куандыра. Шуларның берсе – Данис Мусин. Ул күктә үзен җирдәгедәй иркен хис итә. Аның ярдәме белән кемнәр генә Азнакай күген иңләми! Парапланда очу “Родина” лагерында ял итүче яшүсмерләрнең дә яраткан шөгыленә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев