Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай җитәкчеләре район хәзрәтләре белән очрашты

Чәршәмбе көнне район дин әһелләренең район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район прокуроры Илшат Нәҗмиев, федераль куркынычсызлык хезмәтенең бүлек начальнигы Илгиз Хәкимов белән узара эчкерсез сөйләшү, киңәшләшү рәвешендә барган очрашуы үтте. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге баш казые Фәһим хәзрәт тә катнашты. Ак мәчет ашханәсендә корбан итеннән әзерләнгән мәҗлес артында корьән сүрәләре белән...

Чәршәмбе көнне район дин әһелләренең район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район прокуроры Илшат Нәҗмиев, федераль куркынычсызлык хезмәтенең бүлек начальнигы Илгиз Хәкимов белән узара эчкерсез сөйләшү, киңәшләшү рәвешендә барган очрашуы үтте. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге баш казые Фәһим хәзрәт тә катнашты.

Ак мәчет ашханәсендә корбан итеннән әзерләнгән мәҗлес артында корьән сүрәләре белән ачылган бу сөйләшү матур мизгелләрдән - районның дини һәм иҗтимагый тормышында зур активлык күрсәткән имам-хатыйбларны тәбрикләүләрдән башланды. Район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре Мәнәвездән Әмирҗан, Әгердән Финдис, Кәкре Елгадан Кәбир хәзрәтләргә тапшырылды.

­Мәчетләребезнең җанлы эшчәнлегендә, яшьләргә дини гыйлем, тәрбия бирүдә сезнең эшчәнлекне югары бәялибез, бу юнәлештә киләчәктә дә сезгә зур өметләр баглыйбыз, - диде Марсель Зөфәр улы.

Ул дин әһелләре белән мондый очрашуларның елына 3-4 мәртәбә, менә шулай үзара аралашу, фикерләшү шартларында үтүен әйтте. Аңлашып, бергәләшеп эшләүнең уңай нәтиҗәләр бирүен ассызыклады. Соңгы бер ел, ел ярым эчендә генә дә җирлегебездә 4 мәчет калыкты. Православие динендәгеләр өчен чиркәү төзелеп килә.

- Иман йортларына яшьләребезне тарту өстендә эшләү кирәк. Аларны әби-бабайларыбыз тоткан, күңелләребезгә якын традицион ислам нигезләрендә тәрбияләсәк иде. Бары тик хак дин генә иманлы итә ала. Тормышыбызның яман якларыннан аерып, яшьләребезне дөрес юлга чыгарыйк, упкынга төшүдән саклап калыйк, - дип теләкләрен җиткерде.

Район һәм шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиев, федераль куркынычсызлык хезмәтенең бүлек начльнигы Илгиз Хәкимов диннең иҗтимагый тормышыбызда тәэсирле йогынтысына, аның тоткан роленә тукталдылар. Ислам динендә күзәтелгән төрле агымнарның җәмгыятьне какшатуга китерүен, экстремизмга корылуын бәян иттеләр, бүген районыбызда алып барылган дини эшчәнлектә аларга урын булмаска, юл куелмаска тиешлегенә басым ясадылар.

Кәкре Елга авылының хөрмәтле аксакалы Кәбир хәзрәт районның барлык дин әһелләре фикерен җиткереп, тоткан кыйбланың бары тик хак дингә генә юнәлеп, район җитәкчелегенң үзләренә ышанычын тулысы белән аклаячакларын әйтте.

- Сезнең олыга да, кечегә дә игътибарыгыз җитә, Сезнең белән горурланабыз, - диде ул район башлыгы Марсель Шәйдуллинга мөрәҗәгать итеп. - Алга таба да менә шулай бергә-бергә киңәшләшеп эшләргә, иманда, иминлектә яшәргә язсын!

Лиза Нурлыева,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай җитәкчеләре район хәзрәтләре белән очрашты