Бүген район-шәһәр Мәдәният йортында 8 мартка багышланган бәйрәм чарасы узды.
Урамда салкын һәм җилле булса да – календарьдә инде яз. Март ае Җир йөзендәге иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көне белән башланып китә.
Бүген район-шәһәр Мәдәният йортында 8 мартка багышланган бәйрәм чарасы узды. Тантананы район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, зал тутырып утырган гүзәл затларыбызга үзенең иң изге теләкләрен ирештерде.
– Хатын-кыз табигатьнең бар назын, яктысын, җылысын йөрәгенә туплаган, ул мәхәббәт, яшәү чыганагы булып тора. Сез бөек җиңүләргә рухландыручы да, гаилә учагын саклаучы да, тормышыбызны гөлгә-ямьгә төрүче дә. Нәфис җилкәләрегездә җәмгыятебезнең сәяси һәм сәнәгати йөген да тартып барасыз. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын! – диде район башлыгы.
Бәйрәмне дәвам итеп, Марсель Шәйдуллин төрле тармакта нәтиҗәле хезмәт күрсәткән азнакайлыларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Гүзәл затларыбыз ир-егетләр тарафыннан әзереләнгән һәр чыгышны көчле алкышларга күмеп, рәхәтләнеп ял итте.
Концертта “Казан егетләре”нең чыгышы да ямь өстенә ямь булды.
Нет комментариев