Азнакай интернат-йортында яшәүчеләр канатлы дусларына булыштылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай интернат-йортында яшәүчеләр канатлы дусларына булыштылар

​​​​​​​Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр “Кышлаучы кошларга ярдәм итик” акциясе уздырдылар.

Алар үз куллары белән төрле материалдан утлыклар ясадылар. Аларны территорияләрендәге агачларга беркетеп чыктылар. Кошларның шатланышып җим ашауларын күзәтүе бик күңелле булды.


Нет комментариев