Азнакай интернат-йортында яшәүче Лилия Камалетдинова көчле рухлы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай интернат-йортында яшәүче Лилия Камалетдинова көчле рухлы

Лилия Камалетдинова Азнакай интернат-йортында 2003 елдан бирле яши.

Ул балачактан инвалид, церебраль паралич аркасында йөри алмый, куллары да тыңламый. Әмма язмыш салган авырлыкларга карамастан, Лилия бик тырыш, иҗади кеше. Социаль хезмәткәр һәм психолог-тәрбияче занятиеләрендә еш була. Ул шигырь сөйләргә, җырларга өйрәнде. Аеруча рәсем ясарга ярата. Башкаларга да аның эшләрен күрсәтәсебез килә.

Анастасия Кравченко социаль эш буенча белгеч


Нет комментариев