Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай интернат-йорты коллективына фермерлар бүләк ясады

Фермерлар хуҗалыгында җитештерелгән файдалы һәм кирәкле күчтәнәчләр инвалидлар йортына илттеләр.

Әгерҗе авылында яшәүче фермерлар Рөстәм һәм Динара Харисовлар әлеге авыл җирлеге активистлары Рәйсә Сафина һәм Халидә Галимова белән берлектә Азнакай картлар һәм инвалидлар йортына күчтәнәчләр белән бардылар. Фермерлар хуҗалыгында җитештерелгән сөт ризыклары, шулай ук кайнатмалар, компотлар, камыр ашлары – барысы да файдалы һәм кирәкле.

– Динара туган көне булуга карамастан, шундый игелекле эшкә вакыт тапкан. Аны чын күңелдән котлыйбыз, эшләрендә уңышлар телибез, – ди интернат коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев