Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырылды

Азнакай шәһәре Үзәк Ак мәчетендә районыбызның 39 имамына шәһадәтнамәләр тапшырдылар. Бу чарада Татарстан Диния назәрәте мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнаштылар. Әлеге шәһадәтнамә имамнарга мәчетләрдә намазлар һәм җомга намазы үткәрү, вәгазьләр сөйләү, исем кушу, никаһ уку, җеназа үткәрү һәм башка дини йолаларны башкаруга хокук бирә....

Азнакай шәһәре Үзәк Ак мәчетендә районыбызның 39 имамына шәһадәтнамәләр тапшырдылар.

Бу чарада Татарстан Диния назәрәте мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнаштылар.

Әлеге шәһадәтнамә имамнарга мәчетләрдә намазлар һәм җомга намазы үткәрү, вәгазьләр сөйләү, исем кушу, никаһ уку, җеназа үткәрү һәм башка дини йолаларны башкаруга хокук бирә.

Татарстан Диния назәрәте дә һәр имам үз белемен күтәрү өстендә эшләргә тиеш, дигән бурыч куя.

Әйтергә кирәк, районыбыз мәчетләрендә теләге булган һәркемгә дин сабагы дәресләре алу өчен шартлар тудырылган.

Лиза Нур

ОФИЦИАЛЬНЫЙ СПОНСОР КОНКУРСА КО ДНЮ ЗАЩИТНИКА ОТЕЧЕСТВА - ООО "МЕДКЛИНИКА" (АЗНАКАЕВО) 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырылды