Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай игенчеләре республикада беренчеләрдән булып уракка төште

Көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстергән игенкәйләребез өлгереп килә. Һәммәбез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып- җыю кампаниясенә керештек. Азнакайлылар быел да республикада иң беренчеләрдән булып узган атна ахрында уракка төштеләр. Безнең жирлектә исә уракка стартны Кәримовныкылар бирделәр. - 120 гектар көзге бодайны теземнәргә салдык, 30 гектарын суктырдык. Әлегә гектарыннан 28...

Көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстергән игенкәйләребез өлгереп килә. Һәммәбез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып- җыю кампаниясенә керештек. Азнакайлылар быел да республикада иң беренчеләрдән булып узган атна ахрында уракка төштеләр.

Безнең жирлектә исә уракка стартны Кәримовныкылар бирделәр.

- 120 гектар көзге бодайны теземнәргә салдык, 30 гектарын суктырдык. Әлегә гектарыннан 28 ц чыга. Әмма кайбер басулардан бик яхшы уңышка өметебез бар. Менә бу басулардан 45 әр центнер иген уңышы алырга тулы ышанычыбыз бар, - ди хуҗалык җитәкчесе Фәнүс Кәримов көзге арыш басуларына ишарәләп.

Кәримовныкылардан бер-ике көнгә соңрак "Марс", "Стәрле", "Тукай", "Корбанов", "Таллы Бүләк" хуҗалыклары арышка төште.

- Игеннәр кайсы басуда өлгерсә, шул басуларга уракка төшәләр, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Рита Хәсәншина. - Эссе көннәрдән соң, кинәт яуган яңгырлар басуларда яңа үсентеләрнең дә ныгуына китерде. Шуңа да быел игеннәрне турыдан-туры суктырып булмый, баштан урырга кирәк. Бүгенге көндә 200 гектар игеннәр урылып, 540 центнер ашлык суктырылды. Ничек кенә булса да булган игеннәрне үзвакытында югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Игенчеләребез моны бар йөрәкләре белән тоялар.

Язгы чәчүләр чорында да шулай булды бит. Җитешкән җирләргә игенче орлыкларны салганда, икенче басуда әле кар да эремәгән иде. Табигать игенчене төрлечә сыный шул. Иген уңышын алу беркайчан да җиңел булмады. Әмма азнакайлылар көтеп ята торганнардан түгел, эштә булган барлык мөмкинлекләрне файдалана белә алар. Бөртеген дә югалтмыйча игеннәрне җыйнап алу - бүгенге көндә төп максат әнә шул.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай игенчеләре республикада беренчеләрдән булып уракка төште