Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халыкның коммуналь түләүләр буенча 86 млн сумнан артык бурычы җыелган

Торак-коммуналь хезмәте күрсәтүчеләрнең фидакарь хезмәтеннән башка тормышыбызны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Һәммәбез өебезнең җылы, уңайлы булуын, уты-суы килеп торуын тели. Әмма еш кына мондый уңайлыклар өчен коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә һәм башка кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеген онытабыз. Торак хуҗалыгы Департаменты җитәкчесе Руслан Мөхтәсимов белән әнә шулар хакында...

Торак-коммуналь хезмәте күрсәтүчеләрнең фидакарь хезмәтеннән башка тормышыбызны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Һәммәбез өебезнең җылы, уңайлы булуын, уты-суы килеп торуын тели. Әмма еш кына мондый уңайлыклар өчен коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә һәм башка кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеген онытабыз. Торак хуҗалыгы Департаменты җитәкчесе Руслан Мөхтәсимов белән әнә шулар хакында сөйләшеп алдык.

- Идарәчел оешмаларның иң төп бурычларының берсе - халыкка сыйфатлы торак-коммуналь хезмәте күрсәтү. Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар һәрвакыттагыча кискен проблемаларның берсе булып кала. Бүгенге көнгә Азнакай муниципаль районында халыкның коммуналь түләүләр буенча 86 млн 362 мең сум бурычы җыелган. Коммуналь хезмәтләргә үзвакытында түләмәүчеләр хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегендә зур авырлыклар тудыралар. Бу уңайдан, бурычлыларны атна саен махсус комиссия утырышында тикшерәбез, аларның социаль хәленә кереп, мөмкинлекләрне эзлибез, килешүләр төзибез. Бу мәсьәләдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев җитәкчелегендәге күпбалалы һәм социаль авыр гаиләләр белән эшләүче комиссия дә зур ярдәм күрсәтә. Район, халыкны социаль яклау, суд приставлары, мәшгульлек үзәге, идарәчел һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар белән берлектә төрле чаралар күрәбез, урыннарга чыгабыз. Инде ахыр чиктә бурычларны суд аша түләтергә туры килә. Узган ярты елда шундый 26 суд утырышы булды. 9 эш каралу стадиясендә. Бурычлылар Актүбә бистәсендә аеруча күп. Закон көченә кергәннән соң, суд приставларына Азнакай буенча - 1 874266, ә Актүбә бистәсе буенча 2 105454 сум бурыч түләттерү өчен җибәрелде.

-Халыкны иң борчыганы: ОДН проблемасы

-Әйе, ОДН ул яшәүчеләрне генә түгел, барлык ТСЖ, идарәчел компанияләрне дә борчый. Аларны киметү максатыннан, агымдагы елның беренче яртыеллыгында 312 йорттагы счетчикларга контроль тикшерүләр уздырдык, 466 акт төзелде һәм кагыйдә бозучыларга карата тиешле чаралар күрелде. Торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре, шул исәптән ОДН буенча халык белән әледән-әле очрашулар оештырып, аңлатулар алып барабыз. Бу өлкәдә яшәүчеләр үзләре дә игътибарлырак булсыннар, тәртипсезлекләргә күз йомып карамасыннар иде, дигән теләктә каласы килә.

- Кыш та таулар артында түгел бит. Җылыту сезонына әзерлек турында да әйтеп үтсәгез иде.

-Эшләр график нигезендә алып барыла. Бүгенге көндә 205 йорт эчендә җылыту системасы юдырылды һәм чистартылды, 59 йортта вентиляция каналлары тикшерелде. Барлык эшләр дә 15 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.

-Газетабызның алдагы саннарында бирелгән әңгәмәгез буенча капиталь ремонт буенча да барысы да график буенча бара, дип беләбез.

-Әйе, бар да план буенча бара. Әмма 3 йортта 20 процент тирәсе графиктан соңга калына. Бу кимчелекне бетерү өлкәсендә эшлибез. Шул ук вакытта Пушкин ур., 9 һәм 9а,Тукай ур., 1 йортларында һәм башка кайбер объектларда капиталь ремонт эшләре тулысынча бетте. Капремонт эшләре 15 августка кадәр төгәлләнергә һәм тапшырылырга тиеш.

-Гел проблемалар хакында гына сөйләштек шикелле.

-Халык белән бергә, бер гаилә булып, квартал, урам, ишегалды бәйрәмнәре, Ифтар ашлары, нәниләр өчен чаралар... гөрләп узып тора. Кыскасы, проблемаларны да уртага салып чишәбез, бергәләп бәйрәмнәр уздырып, күңелле итеп яшибез дә.

Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халыкның коммуналь түләүләр буенча 86 млн сумнан артык бурычы җыелган