Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы газета-журналларга язылган өчен телевизор ота ала, берәү бар инде

Татарстанда татар һәм рус телләрендә дистәләгән газета һәм журналлар нәшер итүче "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте инде дүртенче тапкыр иң актив язылучыларга кыйммәтле бүләкләр өләшә. 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча үткәрелгән «Газета-журналларга язылган өчен - телевизор!» акциясендә катнашырга 161 хат килгән булган. Исегезгә төшерәбез, катнашучыларның барсы да 12 савыт-саба...

Татарстанда татар һәм рус телләрендә дистәләгән газета һәм журналлар нәшер итүче "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте инде дүртенче тапкыр иң актив язылучыларга кыйммәтле бүләкләр өләшә. 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча үткәрелгән «Газета-журналларга язылган өчен - телевизор!» акциясендә катнашырга 161 хат килгән булган.

Исегезгә төшерәбез, катнашучыларның барсы да 12 савыт-саба комплекты, өч цифрлы фотоаппарат һәм телевизорга дәгъва кылды. Төп бүләк исә барлык квитанция җибәрүчеләр арасында уйнатылды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Туйкәдә яшәп иҗат итүче шагыйрь Илдус Гыйләҗев, районда иң зур суммага газета-журналга язылган әбүнәче буларак (3900 сумлык), "ТАТМЕДИА"ның махсус бүләгенә ия булды.

Әйтергә кирәк, Илдус абый әлеге бәйгедә һәрдаим катнаша һәм бүләк отмый калганы юк. Шушы көннәрдә без аның белән очрашып, вәгъдә ителгән бүләкләрне тапшырдык. Илдус абый икенче яртыеллык өчен 12 төрле газета-журналга язылган булган.

- Шундый зур бүләк өчен бәйгене оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Әмма газета-журналларга бәйгедә катнашу өчен генә дип язылганым юк, без кечкенәдән укып үстек. Матбугатсыз, рухи азыксыз тора алмыйм. Һәр басманы сагынып көтеп алам, аеруча әдәби әйберләрне кызыксынып укыйм, - ди ул.

Шунсын да искәртеп үтәбез, «Газета-журналларга язылган өчен - телевизор!» акциясе алга таба да оештырыла. Шуңа күрә форсатны кулдан ычкындырмагыз, 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен "ТАТМЕДИА" җәмгыятенә караган ким дигәндә өч газета-журналга язылып, квитанция күчермәләрен 30 декабрьгә кадәр Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт яки podpiska@tatmedia.ru адресына юллагыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз! Элемтәгә керү өчен телефон номерыгызны да күрсәтергә онытмагыз.

Таңсылу Сание

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев