Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай гимназиясендә классташлар очрашты

Гимназиядә үткәрелә торган күп санлы бәйрәмнәр арасында иң күңеллесе һәм куанычлысы - һәр ел саен февраль аенда студентлар белән очрашудыр. Укучыларыбыз укытучыларын сагынып киләләр. Кунакларны гимназия директоры Альберт Рахманов сәламләде. Ул да үзенең мәктәп һәм студент елларын искә алып, укытучылары турындагы якты хатирәләре белән уртаклашты. Югары уку йортларында, көллият, техникумнарда...

Гимназиядә үткәрелә торган күп санлы бәйрәмнәр арасында иң күңеллесе һәм куанычлысы - һәр ел саен февраль аенда студентлар белән очрашудыр. Укучыларыбыз укытучыларын сагынып киләләр.

Кунакларны гимназия директоры Альберт Рахманов сәламләде. Ул да үзенең мәктәп һәм студент елларын искә алып, укытучылары турындагы якты хатирәләре белән уртаклашты.

Югары уку йортларында, көллият, техникумнарда белем алучы, төрле тармакларда эшләүче укучыларыбыз гимназиядә укулары белән горурланып яшәүләре хакында сөйләделәр. Халыкара һава юллары линиясе авиакомпаниясе стюардессасы Ландыш Ибраһимова укытучыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

- Гимназия укучылары арасындагы эчкерсез дуслык көчле. Без әле дә сыйныфташлар белән очрашып торабыз, сөекле сыйныф җитәкчебез Гүзәлия Габделбәровнаны һич онытмыйбыз. Самолетта очканда гимназиянең элекке укучысы белән очраштым берчак, шатлыкны аңлатып бетереп булмый, - диде ул.

Хезмәт юлын педагогия белән бәйләгән Резеда Исмәгыйлова да:

- Мин гимназиягә беренче мәктәптән килдем. Шуный рәхәт иде укырга, төрле чаралар үткәрелә, татарча җырлы-биюле уеннар белән тәнәфесләр уза. Инде улым Робертта гимназиянең 3 нче сыйныфында укый, - дип истәлекләргә бирелде.

Очрашуда гимназиядә озак еллар эшләп инде лаеклы ялда булган ветеран укытучыларыбыз Альберт Исламов, Рәйсә Фәхертдиноваларның катнашуы һәм укучыларга биргән киңәшләре бәйрәмне тагы да җанландырды.

Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләрә Фәсиева һәм 11 сыйныф җитәкчесе Светлана Бәхтиевалар кичәне җылы, эчтәлекле итеп оештырганнар.

Иңнәренә канат куеп, тормышка ак юл күрсәтеп, фатихасын биреп озаткан гимназияне онытмыйлар укучыларыбыз, яныннан һәрчак сагынып каерылып карап узабыз диләр. "Кереп хәл белергә җаең булмаса, туктап чыбыркыңны бер шартлат,"- дигән халкымның әйтеменә үк тугры шул безнең гимназия укучылары.

Уңышларыгыз һәм килүегез өчен, безне яратуыгыз, эчкерсез матур сүзләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, балалар!

Сөмбел Мостафина, гимназия китапханәчесе

Быел мондый очрашулар 6 февральдә барлык мәктәпләрдә дә узды. Анда район җитәкчелеге, мәгариф ветераннары, төрле елгы чыгарылыш укучылары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай гимназиясендә классташлар очрашты