Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай герой улына һәйкәл куйды

Бүген Азнакайда әфган сугышында батырларча һәлак булган Николай Кандауровка һәйкәл ачылды.

Коля шәһәребездә үсеп, шушында чыныгу, патриотик тәрбия алган егет. Үзенең ир-егетлек бурычын үтәп һәлак булган райондашыбызның якты истәлеге күңелләрдә саклана. Аның белән горурланабыз.

Сугышчан дусты Илшат Исламов үзенең күптән хыялында йөрткән изге гамәлен тормышка ашыруда ярдәм иткән якташларына чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Тантанада район җитәкчеләре, афган сугышын кичкән егетләребез, дуслары, укытучылары катнашып, Коля хакында истәлекләрен яңарттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев