Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай эшмәкәрләре Олег Гречко белән очраштылар

Узган атнада Азнакай эшмәкәрләре ТР буенча Федераль антимонополь хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Гречко белән очраштылар. Олег Игоревич әлеге идарәнең эшчәнлеге, дөрес булмаган конкуренция, реклама, килешүләр, антимонополь закончалыклар турында чыгыш ясады, эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Очрашу эшлекле сөйләшү, фикер алышу шартларында барды. - Безнең төп максат: мондый төр закончалык...

Узган атнада Азнакай эшмәкәрләре ТР буенча Федераль антимонополь хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Гречко белән очраштылар.

Олег Игоревич әлеге идарәнең эшчәнлеге, дөрес булмаган конкуренция, реклама, килешүләр, антимонополь закончалыклар турында чыгыш ясады, эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Очрашу эшлекле сөйләшү, фикер алышу шартларында барды.

- Безнең төп максат: мондый төр закончалык бозу очракларын алдан кисәтү, эшмәкәрләргә ярдәм кулы сузу, ФАСка мөрәҗәгать итү тәртибен аңлату, - ди Олег Игоревич.

Эшмәкәрләргә соңыннан үзләрен борчыган шәхси сораулары белән дә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булды. "Киңәшле эш таркалмас", - диләр. Мондый очрашулар кагыйдә-таләпләрне саклауда зур әһәмияткә ия.

Фото сайта aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай эшмәкәрләре Олег Гречко белән очраштылар