Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай эшмәкәрләре ФАС вәкиле белән очрашты

Бу көннәрдә район эшмәкәрләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин белән очраштылар. Киңәшмә эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров һәм башка җаваплы хезмәткәрләр катнашты. Рузалин Рамил улы әлеге идарәнең эшчәнлеге, антимонополь закончалыкларны...

Бу көннәрдә район эшмәкәрләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин белән очраштылар. Киңәшмә эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров һәм башка җаваплы хезмәткәрләр катнашты. Рузалин Рамил улы әлеге идарәнең эшчәнлеге, антимонополь закончалыкларны бозмас өчен кагыйдәләрнең сакланырга тиешлеге һәм аларны сакламаган очракта нинди чаралар күрелүе турында чыгыш ясады, эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Һәр минутның кадерен белгән эшмәкәрләр документация, рәсмиләштерү кебек эшләрнең озак башкарылуы турында ризасызлык белдерделәр. Бу бигрәк тә газлаштыру өлкәсенә кагыла. Шулай ук почтаның озак йөрүе, ягулык, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен тарифларның югары булуы һәм башка мәсьәләләр буенча борчылып сөйләделәр. Эшмәкәрләргә соңыннан үзләрен борчыган шәхси сораулары белән дә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булды. Киңәшмәдәгеләр соңгы елларда районыбызда матур традициягә әйләнгән мондый очрашуларның антимонополь закончалыкларны бозу очракларын алдан кисәтүдә зур әһәмияткә ия булуын әйттеләр, уртак хезмәтәшлекнең алга таба да дәвам итүен теләп калдылар.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай эшмәкәрләре ФАС вәкиле белән очрашты