Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай энциклопедиясе төзелә

"Маяк" газетасы редакциясендә төбәгебезнең данлыклы шәхесләре турында мәгълүмат тупланган зур күләмле җыентык - Азнакай энциклопедиясе әзерләнә башлады. Энциклопедиядә түбәндәге таләпләргә тәңгәл килерлек райондашларыбыз урын алыр дип тәгаенләнә: Хезмәт һәм сугыш Геройлары, СССР, РСФСР, Рәсәй, Татарстан Республикасы депутатлары һәм Республика органнарында җитәкче булып эшләгән һәм эшләүче җитәкчеләр, район һәм шәһәр оешмалары...

"Маяк" газетасы редакциясендә төбәгебезнең данлыклы шәхесләре турында мәгълүмат тупланган зур күләмле җыентык - Азнакай энциклопедиясе әзерләнә башлады. Энциклопедиядә түбәндәге таләпләргә тәңгәл килерлек райондашларыбыз урын алыр дип тәгаенләнә: Хезмәт һәм сугыш Геройлары, СССР, РСФСР, Рәсәй, Татарстан Республикасы депутатлары һәм Республика органнарында җитәкче булып эшләгән һәм эшләүче җитәкчеләр, район һәм шәһәр оешмалары җитәкчеләре, хезмәт казанышлары өчен Дәүләт тарафыннан бүләкләнгән орден-медаль ияләре (Бөек Ватан сугышы ветераннары турында махсус җыентык тупланыр дип уйланыла. Бу энциклопедиядә алар турында мәгълүмат кертелми), төрле дәрәҗәдәге мактаулы исемнәргә лаек булучылар, Республика күләмендә танылу алган Азнакай киленнәре һәм кияүләре. Вакыт аралыгы буенча чикләү юк. Шушы таләпләргә җавап бирерлек шәхесләр турындагы мәгълүматларны, бүләкләрне раслаучы документларның төп нөсхәләрен 2013 елның 1 апреленә кадәр вакыт эчендә редколлегия карамагына тапшыруыгызны үтенәбез. Материаллар электрон вариантта да кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай энциклопедиясе төзелә