Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай энергетиклары һөнәри бәйрәмнәрен зур уңышлар белән каршылый

22 декабрьдә энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Азнакай район электр челтәрләре һәм Әлмәт электр челтәре бүлекчәсенең югары көчәнешле подстанцияләр районы коллективы халыкны ышанычлы, өзлексез һәм сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итүдә зур җаваплылык тоеп эшлиләр. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә бүлекчә "Әлмәт электр челтәре" җәмгыятенә караган бүлекчәләр арасында алдынгылар рәтендә бара,...

22 декабрьдә энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Азнакай район электр челтәрләре һәм Әлмәт электр челтәре бүлекчәсенең югары көчәнешле подстанцияләр районы коллективы халыкны ышанычлы, өзлексез һәм сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итүдә зур җаваплылык тоеп эшлиләр. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә бүлекчә "Әлмәт электр челтәре" җәмгыятенә караган бүлекчәләр арасында алдынгылар рәтендә бара, ә җитештерү базасын төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча беренче урынны яулады. Энергетиклар район күләмендә күп төрле игелекле җәмәгатьчелек эшләреннән дә читтә калмыйлар. Коллектив Азнакай, Сарман, Бөгелмә һәм Мөслим районнарында урнашкан 27 югары көчәнешле подстанциягә, 1334 км электрүткәргечләренә, 570 трансформатор пунктына хезмәт күрсәтә.

Энергетикларыбыз турында тулырак материалны "Маяк" газетасының алдагы саннарыннан укыгыз.

Нәсимә Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев