Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай делегациясе Петерга эшлекле визит ясады

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә делегация Санкт-Петербургка эшлекле визит ясады.

ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары кысаларында Марсель Шәйдуллин Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татарстанның даими вәкиле Ренат Вәлиуллин һәм Кызыл Гвардия районы хакимияте башлыгы Евгений Разумишкин белән очрашты.

Моннан ике ел элек Кызыл Гвардия районы белән Азнакай районы арасында хезмәттәшлеккә килешү төзелеп, дуслык күпере салынган иде. Былтыр азнакайлылар илнең төньяк башкаласында Сабантуй да үткәрделәр. Пандемия сәбәпле, быел бәйрәм оештырылмады.

Ике яклы килешү нигезендә былтыр Санкт-Петербургның Хәсән базарында “Татар утары” эшли башлады. Анда Азнакай фермерлары һәм авыл хуҗалыкларында җитештерелгән экологик чиста продукция сатыла. Марсель Шәйдуллин әлеге базардагы сәүдә-күргәзмә мәйданчыгы белән танышты. Эшлекле сәфәр барышында төньяк башкалада тагын бер шундый мәйданчык булдыру мөмкинлеге хакында сөйләшенде.

Марсель Шәйдуллин һәм районыбызның мәдәният хезмәткәрләре төбәкнең милли-мәдәни берләшмәләре рәисләре, Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче татар зыялылары очрашуында да катнаштылар.

– Без Азнакай районын, аның җитәкчесе Марсель Шәйдуллинны бик хөрмәт итәбез, алга таба да мондый очрашулар дәвамлы булыр, – дип белдерде якташыбыз, “Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Рәис Яркәев.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле

Равил Әхмәтшин Санкт-Петербург шәһәренең Кызыл Гвардия һәм Азнакай районнары арасындагы хезмәттәшлеккә соклануын белдереп, мондый эшлекле очрашулар, тәҗрибә алышу зур мөмкилекләрнең нигезе булып торуын ассызыклады.

Әлеге очрашуда катнашучы татар милли-мәдәни берләшмәләре рәисләре Азнакай мәдәният хезмәткәрләренең җыр-моңнарын җылы алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев