Азнакай районының аграр яшьләр оешмасы активистлары һәм Уразай мәдәният йорты үзешчәннәре Әлмәт районында узган "Кышкы иң матур чара - бияләй, итек, чана" бәйгесендә катнаштылар.
Мәнәвез, Әгерҗе, Мәлбагыш, Чемодур, Сәпәй, Уразай яшьләре кар тавында ут уйнатып, "Урман", "Тукай китабы" дип исемләнгән чана-тамашаларда җилдерделәр, хәтта ТНВ операторы да аларга утырып тау шуудан тыелып кала алмады.

Иң шәп бияләйләре, чаналары, итекләре белән әлмәтлеләрнең һушын алып, безнекеләр бу номинацияләрдә икенче урыннарны яуладылар.
Нет комментариев