Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай белән Бакалы арасында күперләр ныгый - ФОТОРЕПОРТАЖ һәм ВИДЕО

Азнакай районы делегациясе Бакалыга ут күршеләребез белән очрашуга барды.

Азнакай белән Бакалыны Ык елгасы гына аерып тора. Бу ике район халкы гомер-гомергә бер-берсе белән аралашып тормыш иткән. Элеккеге дәверләрдә үк салынган икеарадагы елга күперен дә, дуслык күперен дә тагын да ныгытып, кичә Азнакай районы делегациясе Бакалыга ут күршеләребез белән очрашуга барды.

Ык елгасы ярында очрашкан чиктәш районнар башлыклары исәнлек-саулык алышып, басуларны күзләп, кыр эшләре барышы, язгы мәшәкатьләр хакында сөйләшеп алгач, район үзәгенә юл тоттылар.

Бакалының Мәдәният йортында азнакайлыларның кул осталары күргәзмәсен, районның чал тарихы, үсеш юллары, уңышлары, мәгърүр Чатыр Тау чагылдырылган композицияләрне, тарихи басмаларны бакалылылар таң калып карап йөрде.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин хуҗаларга барча азнакайлыларның сәламнәрен җиткерде. Бакалы районы башлыгы Александр Андреев Азнакайның бүгенге көн үсешенә соклануын белдереп, ирешелгәннәргә олы бәя бирде.

Ике район арасындагы Килешүгә кул куйганнан соң, башлыклар истәлек бүләкләре алышты.

Җиңү көне якынлашканда барган бу очрашуда, әлбәттә, ветераннарыбызга да кадер-хөрмәт күрсәтелде.

Азнакай үзешчәннәре – олысы – кечесе сәхнә тотты. Аларның районыбызга багышланган җырлары, яшәешне чагылдырган һәр чыгышы кайнар алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев