Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай батыр егете белән хушлашты

13 июль көнне махсус хәрби операция хәрәкәтләрендә хәрби бурычын үтәгәндә якташыбыз – рядовой Олег Николаевич Дещеня-Стриж һәлак булды.

Россия армиясенең Украинада махсус хәрби операциясе бара. Анда безнең Татарстан егетләре дә катнаша. Республикабыз җирлегендә туып-үскән солдатлар һәм офицерлар  хәрби бурычларын батырларча үтиләр, каһарманлык үрнәге күрсәтәләр. Ватанга һәм халыкка хезмәт итү юлын сайлап, алар еш кына үз-үзләрен корбан итәләр. Безнең данлы сугышчыларыбыз илебезнең бүгенге иминлеге өчен генә түгел, ә алдагы буыннар өчен дә ышанычлы киләчәк булдыру өчен  изге бурычларын үтиләр.

13 июль көнне махсус хәрби операция хәрәкәтләрендә хәрби бурычын үтәгәндә якташыбыз – рядовой Олег Николаевич Дещеня-Стриж һәлак булды. Аның кыска гына гомер юлы чын патриотлык, Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора.

Ул 2001 елда Мәсгут авылы урта мәктәбендә 9 классны тәмамлаганнан соң,  профессиональ-техник училищеда укый. 2005-2006 елларда Россия армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач гаилә кора. Дүрт баланың ышанычы, таянычы, яраткан әтиләре була.

Быел контракт нигезендә Оренбург өлкәсендә мотоукчылар бригадасы хәрби частендә хезмәт итә башлый. Бригада Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Байрак ордены, Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләнгән. Әнә шундый дәрәҗәле частьтә хезмәт иткән Олег Николай улы  да  батыр, курку белмәс солдат, хезмәттәшләре өчен ышанычлы иптәш, чын дус була.

Яхшыбайда авылдашлары, якыннары, сыйныфташлары, элеккеге хезмәттәшләре белән берлектә аны соңгы юлга озатырга районыбыз җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Хадиев, Сарман районы вәкилләре, ике районның да хәрби комиссарлары килде.

Җиткәчеләребез Олегның әнисе Хәмдия, җәмәгате Вәсимә ханымнарның, балалары, якыннары, туганнары, дусларының кайгысын уртаклаштылар.

– Нинди генә җылы сүзләр әйтелсә дә, якыннары йөрәк сыкравын җиңеләйтеп булмый. Тик без барыбыз да беләбез: Олег туган илебездәге тынычлык, иминлек хакына хәрби бурычын үтәп, Донбасс халкын хәрби җинаятьчеләрдән яклау өчен көрәште.  Ул Россия, Татарстан Республикасы һәм Азнакай районында яшәүче барыбызның да олы горурлыгы! Олег Николаевичның батырлыгы, аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, районыбыз тарихы битләренә алтын хәрефләр белән уелыр, – дигән сүзләр яңгырады чыгышларда.

Олег Дещеня-Стриж хәрби операциягә киткәндә: “Без фашизмның илгә үтеп керүенә юл куймаска тиеш! Без дә бармасак, алардан аны кем саклар?!”– дигән сүзләр әйткән. Чын патриотлык үрнәге күрсәтеп, ул хәрби бурычын батырларча үти. Матәм җыенында якташыбызның “Батырлык өчен” ордены белән бүләкләнүе хакында да хәбәр ителде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев